Реклама
Җәмгыять
Бәйрәм көнендә литургия
4 ноябрьдә – Казан Изге Мәрьям Ана иконасын бәйрәм итү көнендә Әдәмсә авылы чиркәвендә беренче литургия булып узды.Литургияне Изге Троица Сергиев Лавр Одинцов йорты башлыгы архимандрит Дорофей һәм Архангел Бистәсе чиркәве башлыгы Георгий атакайлар ясады.
Хезмәттә 120 дән артык мәхәллә кешесе катнашты. Әдәмсәлеләр республикабызның башка район һәм шәһәрләреннән кайткан авылдашлары белән бергә чиркәүгә гыйбадәт кылып алырга һәм әлеге изге урынны яңадан торгызучыларга рәхмәт белдерергә килгәннәр.
Әлеге бәйрәм әдәмсәлеләр өчен бик әһәмиятле, 1874 елда ук инде әлеге чиркәү Казан Изге Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә аталган. Шуны да искә төшереп үтәсе килә, чиркәү 1937 елда ябылган һәм бары 2017 елда гына әлеге авылда туып үскән М.Г. Ветошкин (Дорофей атакай) инициативасы һәм матди ярдәме белән яңадан торгызыла башлаган. 1918 елның 3 октябрендә Дорофей атакай бүләк иткән җиде чаң, чиркәүнең гөмбәзе изгеләндерелде, ә Казан Изге Мәрьям Ана иконасы бәйрәме алдыннан – 2 ноябрьдә –Дорофей атакай пьедесталны һәм иконостасны изгеләндерергә шәхсән үзе килде.
Бәйрәм башланыр алдыннан Мәхәллә советы рәисе урынбасары Михаил Борисов мәхәллә халкы исеменнән барлык әдәмсәлеләрнең хыялларын тормышка ашыруда – чиркәүне торгызуда бәяләп бетергесез ярдәм күрсәткән өчен Дорофей атакайга һәм район башлыгы Вячеслав Козловка рәхмәт белдерде. Ә Дорофей атакай Вячеслав Козловка Казан Изге Мәрьям Ана иконасын бүләк итте.
Лариса ФЕДОРОВА.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев