Чертуш авылы мәдәният йорты «Хиросима, Нагасаки...»ны искә алу сәгате үткәргән
6 август — Бөтендөнья атом коралын тыю өчен көрәш көне.
Чертуш мәдәният йорты Бөтендөнья атом коралын тыю өчен көрәш көненә багышланган "Хиросима, Нагасаки..."ны искә алу сәгате үткәргән. Чараны алып баручы балаларга 1945 елда Япониянең Хиросима һәм Нагасаки шәһәрләренә атом бомбасы ташлауның фаҗигале вакыйгалары турында сөйләгән. Балалар 1945 елның 6 һәм 9 августында Япониядә булган вакыйгаларның бөтен картинасын тасвирланган документаль видеоны караганнар.
Аннары тынычлык символы — кәгазьдән торна ясау буенча мастер-класс үткәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев