Чертуш авылы мәдәният йортында «Без бит авыл кызлары» дип исемләнгән ял итү кичәсе оештырылган
Кичәгә авыл хатыннары - әниләр, әбиләр килгән. Бу хакта редакциягә Чертуш АМЙ мөдире Рәмзия Мусина хәбәр итте.
Авыл хатын-кызы иртә таңнан алып, кичкә кадәр хезмәттә. Аның тынгысыз йөрәге барысына да өлгерә: гаиләсен дә карый, тәмле итеп ашарга да пешерә, йортта, бакчада да эшли. Чара бик күңелле үткән: анда килгән хатын-кызларның өлгерлеген сынаганнар: алар кадак та какканнар, такта да кискәннәр, матур итеп көзге яфраклардан натюрморт та ясаганнар. Сания Хәлиуллина, Миңсылу Мостафиналар матур җырларын бүләк иткәннәр. Кичәдә «Көзге натюрморт» онлайн - конкурсында алдынгы урын яулаган Галия Хәлиуллинаны, шул ук конкурста беренче урынны алган Гөлназ Ибраһимованы да бүләкләгәннәр.
Бәйрәм ахырында тәмле чәй табыны артында матур теләкләр, җырлар яңгыраган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев