ТАССР-ның 100 еллыгын каршылап, без Совет чорында эштәге батырлыклары өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән районыбыз кешеләре турында язмалар бастырып чыгара башлыйбыз.
Яңа Чишмәдән хезмәт ветераны, гомере буе ХХ партсъезд исемендәге колхозда эшләгән Леонид Яковлевич Ведякин өч хезмәт бүләге кавалеры булып тора.
Леонид Яковлевич үзе турында язачакларын белгәч: "Нәрсәгә инде? Кирәк түгел! Ул бүләкләрнең кайда ятканын да оныттым инде мин", - дип киреләнә башлады.
Дүрт ел элек Ведякиннарның зур гаиләсе ата-ана йортында Леонид Яковлевичның 80 яшьлегенә байтак кунак җыя. Яңа Чишмәдә яшәүче барлык туганнары, балалары (Василий, Николай, Вера, Антонина , Татьяна, Анна, Валентина) һәм оныклары - барысы да җыела. Балалары әтиләренә сюрприз әзерли - фотограф чакырып, "Безнең гаилә" дип аталган бик матур фотоальбом ясаталар. Леонид Яковлевич тормыш иптәше Александра Николаевна белән балаларын мөстәкыйль эш итә ала торган итеп тәрбиялиләр. Александра Николаевнаның бакыйлыкка күчүенә дә инде җиде ел вакыт узып киткән. Шул вакыттан бирле балалары туган ояларына чиратлашып әтиләрен карарга кайталар.
- Безнең гаилә хәзер бик зур, санарга аяк һәм кул бармаклары да җитми, - ди уллары Василий. - Оныклар 16 ау, ә оныкчыкларны санап та бетерерлек түгел.
Балаларның өчесе Мәскәүдә яши, дүртесе Казанда, тик әтиләрен беркайчан да ялгызын гына калдырмыйлар. Бишесе инде лаеклы ялга чыккан. Василий хәзер ялга кайткан.
Леонид Яковлевич тормыш иптәше белән 50 елдан артык гомер иткән. Өйдә дә, эштә дә гел бергә булганнар. Ә өйләре эш урыныннан ерак булмый: 2500 башка исәпләнгән зур колхоз сарыклары абзары. Сарыклар тук, исән булсын һәм баш саны артсын дип, менә шунда икәүләп хезмәт куйганнар. Бары кышын гына аларга берничә ярдәмче биргәннәр.
Леонид Яковлевич күп балалы гаиләдә төпчек бала була һәм, ул еллардагы барлык балалар кебек үк, колхозда яшүсмер вакыттан эшли башлый. Башта басуда, аннан соң ат абзарында эшләп ала, ә гомере буе диярлек сарык үрчетүдә хезмәт куя: сарыкларның баш санын саклап калган, мал кырылуга юл куймаган, ашату рационын үтәгән. Бу беренче карашка гына җиңел һәм гади кебек, ә сарык көтүе тулы, исән, ашатылган һәм үрчем бирсен өчен күпме көч куярга кирәк! Менә шундый уңган хезмәтчәннәр аркасында ул вакытларда ХХ партсъезд исемендәге колхоз алдынгы булган. Җитәкчеләр җаваплы эшченең кадерен белгәннәр, гади колхозчыга намуслы хезмәт өчен юкка гына берничә бүләк бирелмәгән. Дөрес, ул елларда тантаналы шартларда бүләкләү бик сирәк күренеш булган. Кешеләрне гади генә колхоз идарәсенә чакыртып, бүләкне кулларына биргәннәр. Шундый юл белән 70 нче һәм 80 нче еллар башында Леонид Яковлевичка ВДНХ ның алтын медале, "Почет Билгесе" ордены һәм Халыклар дуслыгы ордены тапшырылган. Дөрес, алдынгы колхозчыга хөрмәт күрсәтеп, кызганычка каршы, совет власте шуның белән чикләнгән...
Ата белән ул тормышта икесе дә һәвәс балыкчылар, кышкы озын кичләрдә барлык сүзләре дә бары балык тоту турында гына. Бу алар өчен бик кызыклы тема: күпме, кайчан һәм кайда күпме балык тотылган, нинди һава шартларында, кайсы урыннарда, нинди алдавычта, нинди кирәк-яракларда икәнен көннәр буе сөйли алалар. Леонид Яковлевичның 50 кг-лы җәен балыгы тоткан көнне бик еш искә алалар. Олы яшьтә булганга, ул инде балык тотарга йөрми, шулай да ул әле, күбрәк өй эчендә генә булса да, үз аякларында, ә балык тоту процессын телевизордан яки Василий кабызып биргән ноутбуктан күзәтә. Ә Василий исә үзе җәен бер сәгатькә булса да балыкка баргалый, өйләре елгадан ерак түгел. Леонид Яковлевич карт көнендә туган ягында, туган өендә, яраткан Шушма елгасы янында яшәвенә бик канәгать... өстәвенә балалары да һәрвакыт янәшәдә булуына ул бик сөенә.
Ольга Иванова
* "Почет Билгесе" ордены белән кешеләр югары җитештерү күрсәткечләре, хезмәт җитештерүчәнлегендә югары уңышка ирешүләре өчен бүләкләнгәннәр;
* Халыклар дуслыгы ордены, шул исәптә "халык хуҗалыгын үстерү өлкәсендә зур хезмәт казанышлары өчен" дә бирелгән;
* ВДНХ ның алтын медале "СССР халык хуҗалыгындагы уңышлары өчен" тапшырылган.
Нет комментариев