Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чаллы Башы мәдәният йортында шагыйрә, язучы, журналист, якташыбыз Лилия Рәфхәт кызы Фәттахова катнашында әдәби - музыкаль кичә булып узган

Чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына карата үткәрелгән

«Авылдашыбыз Лилия Рәфхәт кызы Фәттахова 1972 елның 22 октябрендә дөньяга килә. Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлагач, Яңа Чишмә гимназиясендә татар теле, әдәбияты һәм тарих фәннәрен укыта. 2009-2013 елларда район мәгариф бүлегенең методик-мәгълүмати үзәгендә милли мәгариф буенча методист булып эшли. 2017 нче елга кадәр Лилия Фәттахова Яңа Чишмә урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укыта. Югары категорияле укытучы  «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнә, ТРның «Иң яхшы укытучы», «Педагог-остаз» һәм  Яңа Чишмә район башлыгының грантлары иясе. Шигырьләре, хикәяләре республика газета-журналларында даими басыла. 2015 елда «Танырсыңмы?» дип исемләнгән китабы, ә 2019 елда «Ишет мине» шигырьләр җыентыгы һәм «Карурман миләүшәсе» хикәяләр  китабы дөнья күрә. Бүгенгесе көндә Лилия Рәфхәт кызы Чаллыда «Көмеш кыңгырау» газетасында хезмәт куя. Аның балалар өчен язылган шигырьләре нәкъ менә шушы газетада һәм «Мәйдан» журналының «Мәйданчык» кушымтасында басылып чыга.

 Шагыйрәне хөрмәтләп, кичәдә иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре, күршеләре, сыйныфташлары, туганнары, районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, музей хезмәткәрләре, җирле язучылар, мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады. Лилия Рәфхәт кызына үзләренең матур теләкләрен танылган язучы, быелгы Тукай премиясе лауреаты, Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе - Факил Сафин, шагыйрь, Илдар Юзеев премиясе лауреаты - Айрат Суфиянов, журналист, «Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррире - Ризидә Гасыймова шулай ук район «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире - Азат Мусин, районыбызның «тере архивы», Зирекле көнкүреш музеена нигез салучы һәм аны оештыручы Мидхәт Газыймов, Татарстан язучылар һәм журналистлар берлекләре әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Ватаным Татарстан», газетасының үз хәбәрчесе  Илдус Диндаров, Яңа Чишмә муниципаль районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Галина Носова, Яңа Чишмә районы  мәгариф бүлегенең методисты Гөлчәчәк  Нурхамәтова һ.б. кунаклар җиткерде. Лилия Фәттахованың мәсәл һәм шигырьләрен «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр, башлангыч һәм өлкән сыйныф укучылары, «Күңел» шигърият берләшмәсе һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы әгъзалары сөйләде. Кичәне «Ритм» бию төркеме,  «Өмет» балалар театры, «Бөркетләр» һәм «Моңлы чишмә» ансамбльләре, «Талир тәңкә» ветераннар ансамбле, С. Сөнгатуллин, Д. Минабетдиноваларның чыгышлары бизәде.

Шагыйрәгә киләчәктә дә тормыштан ямь табып, матур шигырьләр, күңелгә үтәрлек хикәяләр иҗат итеп, алга омтылып яшәргә язсын. Иҗат ялкыны сүрелмәсен, илһам чишмәсе саекмасын! Без, якташлар, күңелләребезне рухи азык белән баеткан кичә булып узуга бик шатбыз. Лилия Фәттаховага озын гомер, ныклы сәламәтлек, иминлек телибез»,-дип яза редакциягә Чаллы Башы АМЙ мөдире Илсөяр Дәүләтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев