Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Частник“ операциясе

7 сентябрьдән 25енә чаклы Яңа Чишмә районы Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге ЮХИДИ ЮПХ бүлекчәләре белән берлектә "Частник" дип аталган профилактик операция үткәрә. Бу операция үзйөрешле машиналардан закон таләпләренә туры китереп файдалануга күзәтчелек итү, тракторлар, башка үзйөрешле машиналар (тагылмалары белән) катнашында ЮТҺ һәм бәхетсезлек очракларын киметү максатларында үткәрелә. Яңа Чишмә районы...

7 сентябрьдән 25енә чаклы Яңа Чишмә районы Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге ЮХИДИ ЮПХ бүлекчәләре белән берлектә "Частник" дип аталган профилактик операция үткәрә.
Бу операция үзйөрешле машиналардан закон таләпләренә туры китереп файдалануга күзәтчелек итү, тракторлар, башка үзйөрешле машиналар (тагылмалары белән) катнашында ЮТҺ һәм бәхетсезлек очракларын киметү максатларында үткәрелә. Яңа Чишмә районы буенча Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге начальнигы Самат Вәлиуллин хәбәр итүенчә, үзйөрешле техниканың һәм тагылмаларның техник торышын тикшергәндә (аларны хуҗалары һәм башка кешеләр йөрткәндә) тракторчы-машинист таныклыгы, техникага теркәү документлары, техник карау үтү турында таныклыгы булуы, дәүләт теркәү билгеләре таләпләренә тәңгәл килүе тикшерелә.
Закон бозучыларга административ хокук бозу турында беркетмә төзелә.
"Частник" операциясе ничек үтүе турындагы фоторәсемнәрне безнең сайттан - novoshishminsk.ru - карый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев