Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Черемухово Бистәсе: Киләчәккә-оптимизм белән

Үткән атнада Черемухово авыл җирлеге депутатлар советының 34 нче киңәйтелгән утырышы булып узды. Авылдашлары каршында чыгыш ясап АҖ башлыгы Елена Сальцина оптимизм белән: "Авылыбызның киләчәге бар: узган елда йорт төзелде, 3 пар яңа гаилә корды, 6 бала туды, ә шәхси хуҗалыкларда терлекләрнең баш саны артты", - диде.

2017 елда эшләнгән эшләр турында отчетта ул Черемухово авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитеты эшчәнлегенең төп моментларын чагылдырды.
- Гражданнар җыенында үткән елда халык тарафыннан авылдагы 5 төп проблема күтәрелгән иде, болар:
- Черемухово Бистәсенә чаклы юлның канәгатьләнерлек булмавы (әлеге проблеманы хәл итү ачык кала бирә);
- Яр буе урамында су агып тору (бетерелгән);
- медицина хезмәте күрсәтү ("Ашыгыч ярдәм" чакыру һәм ярдәм күрсәтү кагыйдәләре турында аңлатмалар бирелгән);
- мәктәптә хезмәт дәресләре турында (мәсьәлә хәл ителгән);
- эшмәкәрлек эшчәнлеге белән мәшгуль булу турында (аңлатмалар район башкарма комитетының икътисад бүлеге тарафыннан бирелгән).
Ел дәвамында шәхси кабул итүләргә авылда яшәүче 61 кеше мөрәҗәгать итте. Алар торакны милек итеп рәсмиләштерү, төзелеш, матди хәл, җирдән файдалану, төзекләндерү, йорт хайваннарын асрау кагыйдәләрен бозу, күршеләр арасында үзара мөнәсәбәт һ.б. мәсьәләләрне күтәрделәр. Үз эшебездә без халыкның бер генә мөрәҗәгате дә уңай якка хәл ителми калмасын дип тырыштык.
Нәтиҗәдә ел дәвамында 9 урам яктырткычы алыштырылган, су белән тәэмин итүдә тишелгән урыннар (9 җирдә) бетерелгән; АМЙ һәм балалар бакчасы яңа суүткәргечкә тоташтырылган; 2 җәяүлеләр кичүен төзәткәннәр; 4 йорт тирәсендәге чүп үләннәре чабып алынган; авыл халкына район үзәгенә бару өчен 12 тапкыр транспорт бүлеп бирелгән.
Бүгенгесе көндә авылда күп балалы 12 гаилә, 61 инвалид, 57 ялгыз яшәүче пенсионер яши, алар арасында 1 Бөек Ватан сугышында катнашучының тол калган хатыны бар. Әлеге категория кешеләр җирле власть тарафыннан аерым игътибарга һәм кайгыртуга мохтаҗ. Шушы максатта АҖ каршында җәмәгатьчелек, хатын-кызлар, ветераннар советы оештырылган һәм эшли. Алар тарафыннан 20 дән артык утырыш үткәрелгән, анда мөһим мәсьәләләр каралган һәм тиешле карарлар кабул ителә. Катлаулы тормыш хәленә эләккән гаиләләр белән эш алып барыла.
2017 елда авылда 1 йорт төзелгән, 1 фундамент салынган, төзелеш өчен 1 җир участогы бүлеп бирелгән. Күп балалы гаиләләргә бирелгән ике участок межаланган. Авыл җирлеге территориясендә ана капиталы акчасына бер йорт сатып алынган. Тагын 2 яшь гаилә үз акчаларына торак сатып алган.
Авыл халкының
активлыгы арта
Авылда эшкә яраклы кеше - 398. Бюджет учреждениеләрендә 70 кеше эшли, авыл хуҗалыгында - 100, нефть компанияләрендә - 13, башка тармакларда - 110, районнан читтә - 74, эшләмәүчеләр - 23 кеше, шулардан 15 есе ШЯХ дә һәм йорт хуҗалыгында мәшгуль, әмма бишесе ара-тирә генә эшләп алына торган эш хакына яши, ә өчесе әти-әнисе тәрбиясендә тора.
ШЯХ дә МЭТ нең баш санын саклап калу гына түгел, арттыра да алганнар: бүгенгесе көндә авылда 399 баш МЭТ, шул исәптә 119 сыер, 6 ат, 327 баш дуңгыз, 200 дән артык сарык һәм кәҗә бар.
Төзекләндерү
Ел саен һәр йорт хуҗалыгына өй яны территориясен тоту турында күрсәтмә бирелә. 11 күрсәтмә кабат төзелеп тапшырылган. Әйтергә кирәк, моңа барысы да колак салган, тәртип урнаштырылган. ККК һәм чүп-чар чыгару эшен "Чиста шәһәр" ҖЧҖ башкара. Чүплек ябылган. Авылда 20 контейнер тора. Быел 4 контейнер мәйданчыгы төзелә.
2017 елда башкарма комитет һәм бюджет оешмалары хезмәткәрләре көче белән Черемухово АҖ территориясендә төзекләндерү буенча байтак эш башкарылган: язгы чорда санкцияләнмәгән чүплекләр бетерелгән; атна саен шимбә өмәләре үткәрелә - зират тирәсе тәртипкә китерелгән, юл буендагы үләннәр чабылган, территориядән чүп-чар чыгарылган. Дүрт тапкыр "Чиста яр" акциясе үткәрелгән. Актив төстә ярдәм күрсәткәннәре өчен В.В. Муратовка, С.Н. Шабалдинага, пенсионер Слимовлар гаиләсенә һәм башка авыл халкына бик рәхмәтлеләр.
Барлык эшкә йомгак буларак, Яңа Чишмә муниципаль районы авыл җирлекләре арасында алар төзекләндерү буенча II урын алган.
2017 елда суүткәргечкә документлар ясалган, милек итеп рәсмиләштерелгән, тик менә хезмәт күрсәтүгә тапшырыр кеше юк. Урамнарны яктырту буенча проблема гариза керү белән хәл ителә, янган 9 лампа алыштырылган. Күптән түгел урам чатындагы светодиод лампа янып чыккан, әлегә төзәтү мөмкинлеге юк.
Халыкка хезмәт күрсәтү
Черемухово Бистәсе территориясендә ФАП эшли. 2017 ел дәвамында диспансеризация үтәргә тиешле халыкның барысы да (100 %) аны үткән. Ташламага ия 58 кеше яши, 29 кеше соцпакет ала. Ел буена 216 мең сумлык дару сатып алынган, бер кешегә уртача 332 сумлык.
2017 елда АМЙ һәм китапханә хезмәткәрләре районның барлык бәйрәм чараларында, фестивальләрдә һәм конкурсларда катнашканнар. АМЙ иҗат коллективларының уңышлары һәм җиңүләре хакында озак сөйләргә мөмкин. Авыл халкы һәм хәтта районда да алар белән танышлар.
Авыл җирлегендә ике белем учагы бар: Черемухово мәктәбе һәм "Березка" балалар бакчасы (25 балага исәпләнгән), анда 30 сабый йөри. Быел ФАП яңа бинага күчәчәк, ә бушап калган территория балалар бакчасына биреләчәк. Белем бирү учреждениеләре ел дәвамында төрле конкурсларда катнашкан, җиңүче һәм лауреат булганнар. Мәктәптә төрле түгәрәкләр, секцияләр эшли, тәрбия чаралары үткәрелә.
2018 елга булган эш планына күчкәндә, АҖ башлыгы авыл җирлеге бюджетының дотацияле булуын билгеләп үтте.
- Бу социаль әһәмияткә ия мөһим проблемаларны хәл итү өчен без җитди икътисадый чорда торабыз дигәнне аңлата. Һәр яңа көн яңа бурычлар куя, яңа проблемалар пәйда була. Шуңа күрә без конкурсларда катнашу юлы белән авыл җирлеге территориясенә акча кертү (китерү) буенча эшне дәвам итәбез.
Кайбер мәсьәләләрне бүген һәм хәзер хәл итеп булмавын без барыбыз да аңлыйбыз, ә бит киләчәктә хәл итүне таләп итүче мәсьәләләр дә бар.
Әмма район башлыгы, "Кулон" агрофирмасы һәм авыл халкы ярдәме белән без тормышыбызны мул, ә авыл җирлеген матур итә алачакбыз.
Безнең җирлектә хөрмәткә лаек байтак кеше яши - алар үзләренең эшләре, киңәшләре белән һәрчак ярдәм итеп торалар, - дип билгеләп үтте АҖ башлыгы.
Бүгенгесе көндә иң яхшылары - Александр Москотин, Валентина Корнева, Александр Килеев һәм Валентина Курбатоваларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
Утырышта район башлыгы Вячеслав Козлов, "Кулон" агрофирмасы генераль директоры Линар Шәмагсумов, полициянең участок уполномоченные Рәис Гыйззәтуллин, Яңа Чишмә районында янгын куркынычсызлыгы буенча өлкән инспектор Илнур Госсаметдиновлар катнашты. Алар авыл халкын борчыган сорауларга җаваплар бирделәр.
Район башлыгы кыскача гына райондагы эшләрнең нәтиҗәләре турында сөйләп үтте, без күпчелек күрсәткечләр буенча республикада яхшы позицияне билибез, монда район халкының өлеше зур, - диде ул.
Гомуми тавыш бирүләр белән Черемухово АҖ эше канәгатьләнерлек дип танылды.
Лариса Федорова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев