Патриот булып тумыйлар, патриотларны тәрбиялиләр
Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә мәктәпнең роле зур. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ольга Горбунова:
- "Тарихны онытсаң, киләчәгеңне югалтырсың" дигән мәгълүм гыйбарә яши. Туган як тарихын өйрәнү үткәннәрне белергә ярдәм итә. Шушы максатта мәктәптә үткән заман экспонатлары һәм документлары җыелды. Иске мәктәп бинасында мәктәп музее ачылды, ул укучыларга туган як тарихын өйрәнүдә беренче чыганак булып тора. Тик яңа бинада музей өчен урын каралмаган, шунлыктан, мәктәп музеендагы 80нән артык экспонат вакытлыча район музеена тапшырылды. Авылда кайчан да булса музей булыр дип өметләнәбез, - диде.
Черемухово Бистәсе мәктәбендә патриотик тәрбия дәресләрдә һәм дәрестән соң бирелә. Шушы максатта мөһим көннәр: Рәсәй, Татарстан Республикасы, район һәм авыл , РФ һәм ТР Конституциясе көннәре, Җиңү, Толерантлык, Призывниклар, Хәрби дан, Хәтер вахтасы көннәренә багышланган чаралар үткәрелә, һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салына. Авыл уртасында торгызылган һәйкәлнең плитәсенә туган якларына әйләнеп кайта алмаган 467 якташларының исемнәре уеп язылган, алар бар да,җиңү яулап кайтканнары да черемуховолылар өчен геройлар. Хәзергесе вакытта Черемухово Бистәсендә сугышта катнашкан бер кеше калган, ул - Семен Васильевич Карточкин.
Мәктәп укучылары сугышта катнашкан авылдашларын Хәтер Китабы, "Мемориал", "Халык батырлыгы" сайтлары аша эзлиләр. Сугыш ветеранына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш елларында һәлак булганнарының тол калган хатыннарына волонтерлык ярдәме күрсәтү тукталмый. Мәктәп армиядә хезмәт итүче якташлары белән элемтәдә тора (бүгенгесе көндә черемуховолы өч егет армия хезмәтендә). Черемуховода авылда яшәп, намуслы хезмәт куючыларны да, әйтик, орден иясе, атказанган терлекче Нина Корневаны һәм читтә яшәүче профессор, университет ректоры Александр Кузнецовны (чиркәү төзүгә саллы ярдәм күрсәткән), Николай Пилишинны (Черемухово мәктәбенең спорт залы өчен спорт инвентарьлары алып биргән) һәм алмашка берни сорамый кече ватаннарына ярдәм итүчеләрнең барысын да патриот дип саныйлар.
Авылның мәдәни тормышы
Яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә авыл китапханәсе һәм Мәдәният йорты актив катнаша, халык мәдәниятен торгызу һәм пропагандалау өстендә эшли.
Мәдәният йорты каршында "Рябинушка" халык фольклор коллективы (сәнгать җитәкчесе Вера Коновалова) эшләп килә, ул фольклорны саклаучы булып тора, "Рябинушка" "Шешминские зори" халык хорында, "Без төрле, тик без - бергә" дип аталган республика хорлар конкурсында катнашып, 2 дәрәҗә лауреат исеме алган. Быел август аенда "Каравай" программасыннан "ТНВ" журналистлары "Рябинушка" коллективында кунакта булганнар. Ул Алабуга шәһәрендә IX Бөтенрәсәй Спас ярминкәсендә, "Каравон -2016" XXIV Бөтенрәсәй рус халык фольклоры фестивалендә, Алексеевскида урыс җыры конкурсында катнашкан. "Халык традицияләре һәм кәсепләре" бөтенрәсәй конкурсында 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән.
АМЙ-да (директор Ирина Доронина) вокаль җыр, театр сәнгате, кулланма сәнгать, хореография түгәрәкләре эшли. АМЙ АҖ башкарма комитеты белән берлектә авылда барлык бәйрәм чаралары оештыра һәм үткәрә. Кыр эшләре вакытында агитбригада оештырыла.
Авыл китапханәсе дә әйбәт кенә эшләп килә. Аның мөдире Таисия Морозова 30 ел шушы эштә. Ул мәгълүмат җиткерү эшен җайга салган (стендлар, газеталар, күргәзмәләр оештыра, әңгәмәләр үткәрә), китапханә каршында әдәби түгәрәк эшләп килә, Таисия Михайловна үзе театр түгәрәге әгъзасы. Китапханәче иң актив китап укучыны атады, ул - Иван Григорьевич Зубатов.
Тышкы дөнья белән элемтә
Почта элемтәсе бүлеге - халыкка иң үтемле хезмәт күрсәтү урыны.
Биредә массакүләм мәгълүмат чараларына язылу алып барыла (быел авыл халкы 460 данә газета-журнал алдыра, шуның 142-се район газетасына язылган).
Ике Татьяна: Москотина белән Наумова хатлар, газета-журналлар белән беррәттән йорт саен пенсия дә өләшә. Бүлектә стационар телефон эшли, теләүчеләр аннан шалтырата алалар. Тик хәзер шалтыратучылар сирәк, чөнки күбесенең үз телефоны бар, кәрәзле элемтә дә эшли.
- Кәрәзле элемтә ничек эшли соң? - дип кызыксындык без.
Максим Сальцин: - Безнең авыл "Летай" кәрәзле элемтә челтәренә тоташтырылган, күрше авылдагы МТС элемтәсеннән файдаланабыз, ә менә "Билайн" белән кайтучыларга авылда проблема - ул тотмый. Авылда VVI FI тизлегендә үткәргечле Интернет эшли. Күбесендә Интернет бар, зарланучы ишетелми.
-Аның каравы транспорт элемтәсенә шикаять күп, - ди җирле халык.
Чынлап та, шәхси секторда җиңел транспорт күп (125 берәмлек) булса да, үз транспорты булмаучылар да бар. Район үзәгенә бару өчен алар юлга чыгып басалар, яки такси чакырталар, анысы да кыйммәт, бер якка 200 сум сорыйлар. Авылда исә өлкән яшьтәге һәм аз тәэмин ителгән 86 кеше яши, ишле гаиләләр дә җитәрлек.
Черемухово авыл җирлеге муниципаль берәмлеге турында
Авыл җирлеге территориясендә нибары бер чишмә, ул барлык авыл халкын да эчә торган чиста су белән тәэмин итеп тора - өйләргә су 12 км-лы суүткәргеч торба буйлап килә. Чишмә тирәли санитар зона булдыру һәм аны киртәләү теләге белән АҖ Лукойл конкурсында катнашкан. Тик откан грант акчасы нибары 150 мең сум гына - ул ниятләгән эшләрне башкарып чыгарга җитмәстер. Авыл җирлегенең бурычы - авылда яшәү чыганагын - чишмәне саклап калу өчен тагын акча табыштыру. Әйтергә кирәк, биредә - АҖ территориясендә "Кулон" ҖЧҖ, өч нефть компаниясе - "Шешмаойл", "РИТЭК" һәм "Татнефть" эшли.
Шушы территория аша Черемуха һәм Быструшка елгасы агып ята, алар аша 4 басма - күпер (бар да төзекләндерелгән), 1 буа төзелгән - бәясе 5 млн. сумга төшкән, халык "Татмелиорация" траст компаниясенә, шәхсән Әнвәр Залаковка рәхмәтле. Быструшка елгасы аша күперне 2017 елның язында үзара салым акчасына ремонтлатырга уйлыйлар (эшне подрядчы Х.Ә.Билданов оешмасы башкарачак).
Авыл халкы үзара салым акчасы җыюга уңай карый, узган ел берничә кеше генә акча бирми калган. 221 мең сум күләмендә үзара салым акчасына Черемухово Бистәсендә зиратны киңәйткәннәр һәм тирәсен матур яңа койма белән тотып алганнар.
Соңгы елларда АҖ территориясендә светодиодлы 90 яктырткыч урнаштырылган. Урамнарны 124 яктырткыч яктырта, 450 төп агач утыртылган, авыл юлларына вак таш түшәлә, нибары бер чакрымнан артыграк юлны ныгытасы калган. АҖ башлыгы Елена Сальцина авылның үсеш перспективасын шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүдә күрә һәм җир кешесенә дәүләт, район һәм җирле хакимиятнең ярдәм итүенә өметләнә.
Авыл турында язмага материаллар җыюда ярдәм иткәне өчен Черемухово АҖ башлыгы Елена Сальцинага рәхмәт белдерәбез.
Нет комментариев