Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Черемухово Бистәсеннән Коноваловлар хезмәтләренең нәтиҗәләреннән канәгать

Черемухово Бистәсеннән Коноваловлар гаиләсе үз хуҗалыклары белән шөгыльләнәләр, алар шәхси ярдәмче хуҗалыкларыннан ярыйсы гына табыш та алалар.

Михаил һәм Ирина хуҗалыгында 10 савым сыеры, бер тана, үгезләр, кечкенә бозаулар, дуңгызлар, тавыклар, умарталары бар.  МЭТнең баш саны 2008 елдан бердәнбер тана асраудан арта барган, сыерлары үлгәч, тана сатып алган булганнар.

Аларның төп табышы сөт тапшырудан килә. Җәен көн саен 160 литрга якын сөт савалар. Аларны, иң яхшы сөт тапшыручыларның берсе буларак, кышын халыкның хезмәт активлыгы буенча үткән киңәшмәдә дә билгеләп үткән иделәр. 

Мал-туарны карау икесе өчен дә гадәти хәл. Михаил 30 ел терлекче, Ирина 18 ел бозау караучы, 11 ел колхозда, аннары агрофирмада сыер савучы булып эшли. Әмма өйдә дә, эштә дә өлгерү авыр була. Бервакыт Михаил шәхси хуҗалык  алып баруны гына өстен күрә:

- Агрофирмада 50шәр баш сыерны саварга, чистартырга, бина стеналарын юарга кирәк. Ә бит өйдә дә әле мал - туарны карыйсы бар. Өлгерми идек. Үз сыерларыңа күбрәк вакыт бирергә кирәк, бигрәк тә сөт өчен исәп-хисапны вакытында түли башладылар.

Үзенең шәхси ярдәмче хуҗалыгында Михаил 2016 елдан бирле эшли, 3 ел элек Ирина да эштән киткән. Бер дә үкенмиләр. «Өйдә ашыкмыйча (кабаланмыйча) гына йокыдан торасың. Сыерларны савасың да «Электр көтүче»гә болынга озатасың. Буш мәйданнар кайда була, шунда көтәбез. Өйгә кайтасың, сөтне тапшырасың һәм бетте - ял итәбез.Үзебезгә үзебез хуҗа: үзебез планлаштырабыз, үзебез эшлибез, табышны үзебез саныйбыз.

Коноваловлар дәүләттән зур субсидияләр алмаганнар, сыерларга бөртек кенә алалар. Каз, күркә, үрдәкләрне быел гына алмаганнар. «Хәзер бөртек кыйммәт, - дип аңлата хуҗа. - Печән дә арзан тормый. Бөтен табыш шуңа китә дә инде - терлек азыгына, чөнки терлекләр күп. Үзебез печән чапмасак, печәнен дә, ашлыгын да сатып алыр өчен күп чыгым кирәк булыр иде.

Мөгаен, шул 10 сыерда тукталырбыз, дип уйлыйм. Савым сыерларын гына яңартачакбыз. Таналар үсеп килә инде», - ди Михаил.

Печәнне болыннарда әзерлиләр, хуҗалыкта - кирәкле җиһазлары булган трактор. Печән төргәкләү өчен пресс сатып алу теләге зур. Силос салу өчен печән чапкыч - ваклагыч (КИР) бар:  

«100 мең сумга диярлек сатып алдым», - ди Михаил.  Транспорттан арбалы «УАЗик» та бар, 14 нче модель «Жигули» да, ике кызына да җиңел автомобиль сатып алганнар. Авыл халкы кебек, бакчада бәрәңге һәм яшелчә үстерәләр. Дуңгызларны бары үзләре һәм балалар өчен генә асрыйлар.

Ике кызлары да кияүдә, дүрт оныклары бар, тиздән бишенчесе булачак. Кызы Юлия ире белән Черемухово Бистәсендә яши, «Закрома» ҖЧҖдә сыер савучы булып эшли һәм аның исеме ай саен районның иң яхшы сыер савучылары рейтингында. Өйдәге балалар бакчасы гаиләсе белән Түбән Камадан кызы Надежда кайткач башлана. Ул инде шәһәргә ияләшкән, ә Юлиягә авылда бик ошый. Оныклар әлегә кечкенәләр. Капка төбендәге эскәмия янында - балалар техникасы автопаркы: КамАЗ, трактор, үзбушаткыч, автокран.

- Оныклар булыша, - дип көлә Михаил. - Әби белән бабайга эш бар: алар артыннан тегендә - монда йөгерәбез. Алар бит бер урында гына утырмый. Иң өлкәненә җиде яшь, кечкенәсенә яшь ярым.

Аның сүзләрен раслап, өйдән фотога төшү өчен, балалар да йөгерешеп чыкты...

Михаил аралашучан, сөйләшергә, шаяртырга ярата. Ирина, киресенчә, тыныч. Күрәсең, аларга үз хуҗалыклары белән шөгыльләнү бик ошый. Бер кешедән дә ярдәм өмет итмиләр, бары үзләренә генә исәп тоталар, ә үз хезмәтләреннән һәм нәтиҗәләреннән алар канәгать: «Табыш бар. Терлек асрыйбыз, тырышабыз. Көч булганда, эшлибез әле», - диләр алар. Икесе дә шат күңелле, бернигә дә зарланмыйлар, оптимистлар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев