Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чернобыль ветераны Зирекледә яши

Чернобыль АЭС та истәлекле вакыйгалар алдыннан Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музее хезмәткәрләре Зирекледә хатыны Сәүдә һәм оныклары Алсу, Лилия белән яшәүче Равил Гордин гаиләсендә булдылар.

Равил Константин улы 1986 елның 26 апрелендә Чернобыль АЭС та булган авария нәтиҗәләрен бетерүдә турыдан-туры катнашкан кеше. Ул 1947 елда туган, әтисе Гордин Константин Константинович (1903-1980) - Бөек Ватан сугышында катнашучы. Аның чын исеме һәм әтисенең исеме - Гордин Хөснетдин Хөсәен улы, ул Пензаның Урта Елюзан авылы мишәре. Аны сугышчан рус дуслары рус исеме белән атаганнар.
Равил 1966-1969 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, ракета гаскәрләренә эләгә. Башта Харьковта укыган, аннары - Чита өлкәсендә. Тирәнлеге 22-24 метрлы шахталарда ракеталар урнаштыралар. Даман ярымутравындагы вакыйгаларда катнаша. Чернобыль АЭС та авария булгач, бу өлкәдә белгеч буларак, аны янәсе яңадан укырга җибәрәләр. Башта Оренбургта, Тоцкида бер ай укыталар, аннары Чернобыльнең үзендә. 1986 елның 13 августыннан 12 октябрьгә чаклы үзенең машинасында йогышлы радиоактивлы туфрак ташыган. Ул чакларда 25 берәмлек атомлы нурланыш кеше өчен рөхсәт ителә дип саналган. Равил өчен ул 2295 берәмлеккә җиткән, ягъни рөхсәт ителгәннән 100 тапкырга артык дигән сүз. Өенә ул барлык тәне көчле пешкән хәлдә кайта. Бүген ул 3 нче төркем инвалид, 50 яшьтән пенсиядә. Санаторийларда реабилитация үзәкләрендә дәваланган. Равил Хөснетдин улы, авыр сулап, болай ди: "Чернобыльдә минем белән бергә булганнарның күбесе юк инде, ә мин, аллага шөкер, исән әле", 2016 елда ул улы Ришатны җирләгән, аңа нибары 45 яшь кенә булган.
Бирешмә әле, кадерле ветеран!
Гаиләңә, ятим калган оныкларыңа кирәк әле син! Исәнлек-саулык сиңа!
Мидхәт Газыймов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев