Чертушлыларга - Мәдәният министрлыгының рәхмәт хаты
Чертуш авылының театраль төркеме Республика конкурсында 3 нче урын яулаган.
Чертуш авылы мәдәният йортында эшләп килүче "Сердәш" яшүсмерләр театраль төркеме ( җитәкчесе- Рәмзия Мусина ) Мөнирә Сафина әсәре буенча куелган "Бар икән күрәселәре" комедиясе белән Бөгелмә шәһәрендә узган II нче республика күләм "НеСтоЛица" фестиваль - конкурсында 3 нче урын яулаган. Шулай ук алар комедия жанрын үстерүгә керткән өлешләре өчен диплом һәм ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгәннәр. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев