Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Чик буе ныклы сак астында“

28 майда Россиядә Чик сакчылары көнен  билгеләп үттеләр. Нәкъ менә шул көнне төгәл йөз ел элек халык комиссарлары Советы декреты РСФСР чикләрен саклауны оештырган.

Яңа Чишмәдә бу датаны зурлап, тантаналы шартларда билгеләп үттеләр. Район үзәге урамнары буйлап чик сакчылары – ветераннар утырган, әләмнәр белән бизәлгән  автоколонна үтте, ә паркта аларны  тантана кунаклары көчле алкышлар белән каршылады.
Иң өлкән һәм иң яшь чик сакчысының яшь аермасы 50 яшь тирәсе тәшкил итә. Әмма аларның ныклап кул бирешүләре һәм чик буе маякларына карашлары бертөрле какшамас бердәмлекләре турында сөйли. Бәйрәмдә чик сакчыларының тагын ике дусты да катнашты,  бу  овчаркалар - Граф һәм Герда. Яшел фуражкадагы һәм беретлардагы ир-атлар арасында алар үзләрен “үз тәлинкәләрендә“ хис итте, шулай ук аларның хуҗалары Сергей Лосев белән Илгиз Мусин да дуслары белән очрашуга шат булдылар.
Тантана сәбәпчеләрен һәм кунакларны район башлыгы Вячеслав Козлов сәламләде, элекке чик сакчысы Виктор Калмыков та сүз алды,  ул хезмәт иткән вакытта һәлак булган якташларыбызның -  чик сакчыларының исемнәрен атады.
Аннан соң  чик сакчыларының үз акчаларына урнаштырылган һәйкәлне ачу тантанасы булды. Һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар, аның янында истәлеккә фоторәсемгә төштеләр. Бәйрәм кунаклары таралышты, ә тантана сәбәпчеләре тагын бер кат колонна булып Яңа Чишмәнең үзәк урамы буйлап әләмнәр белән уздылар, аларда “Чик буе ныклы сак астында“ дип язылган иде.
Лариса Федорова.
 Автор фотосы  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев