Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чиста яр буйлары күзләрне сөендерергә тиеш

Районда быел елга буйларын, сулыкларны чүп-чардан, биек үскән үләннәрдән чистарту буенча "Чиста яр" акциясе уза. Әлеге акциядә теләге булган һәр кеше катнаша ала. Районда йортлары яр буендарак урнашкан хуҗаларның ул һәр елны чиста, җыештырылган хәлдә тора.

Әгәр дә кеше җыйнак һәм үз йортын, ишегалдын тәртиптә тотарга гадәтләнгән икән, андыйлар тирә-юньдә дә: ишегалды каршында, бакча тирәләрендә һәм, әлбәттә инде, елга ярлары да чиста булсын дип тырыша. Яңа Чишмәдә дә шундый кеше бар, ул пенсионерка Мария Александровна Клюшкина, аның өе Студенец буенда урнашкан.
-Ышанасызмы, юкмы, һәр көнне чабарга чыгам, яр буена да, бакча буйларын да чабам. Үземнең кечкенә генә чалгым белән чабам да чабам, яңадан чыгарга хәлем дә калмый. Чүп үләннәрен җыештырып алам, ә менә ромашкаларга тотынмыйм, яр буенда чәчәкләр үсәргә тиеш, алар бит матурлык өчен.
Йорт янындагы зур мәйданнарны бензочапкыч белән улы Евгений чаба, ул үзенең гаиләсе белән әнисенә хуҗалык эшләрендә дә булыша (хәзер исә аеруча да, чөнки әнисе күптән түгел генә тол калган). Әмма бик хәрәкәтчән Маша апа үзе дә тик тормый, көн саен су сибә, чүп үләннәрен утый, китмән белән эшкәртә. Бакчасында аның тәртип, уңыш та мулдан булыр кебек.
Шундый ук уңган хуҗалар арасыннан Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитетында Колхоз урамы, 8 һәм Чернышевский урамы, 72 нче йортларда яшәүче Андрей Ерашов һәм Вячеслав белән Наталья Ведякиннарны да атадылар. Кызганычка каршы, без аларны өйләрендә очрата алмадык, барысы да эштә иде. Тик йортка, өй каршыларындагы территорияләргә, ишегалларына һәм Студенец ярларына күз төшерүгә үк моның хак сүзләр булуына инанасың. Булганнан бар да була, диләр бит. Андыйлар барысына да өлгерә.
Әлегедәй хуҗаларга тулысынча капма-каршы булган адреслар да бирделәр безгә: шундый ике йорт Студенец аша узучы күперләрнең берсе тирәсендә (тик төрле ярларда) урнашкан. Дөрес, бер йорт тирәсе аннан соң җыештырылды, ә икенче якта, элеккечә, ерып йөрмәслек һәм шуңа да әллә кайдан күренеп тора торган яңа күпер өчен бик тә оят. Иренеп торырга түгел, вакыт табып, терри торияне тәртиптә тотарга кирәк. Чиста яр буйлары күзләрне сөендерергә тиеш!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев