Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чит ил гражданнары агымы кимеде

Безнең районга кайсы ил гражданнары килә? Нинди максат белән? Алар ничек яши? Иң мөһиме - без аларга нәрсә тәкъдим итә алабыз? - 23 мартта узган утырышта иҗтимагый совет әгъзалары шушы сорауларга җавап эзләделәр.

Утырышны иҗтимагый совет рәисе Зөлфия Бикбова алып барды. Утырышта район башлыгы урынбасары Надежда Попкова, АҖ башлыклары, социаль тармак һәм район хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.
ЭЭМ-ның Яңа Чишмә районы буенча бүлегенең Миграция пункты начальнигы Галина Юрьева 2016 елда миграциягә кагылышлы хәлләргә бәя бирде.
Ел башыннан бирле (2017) 14 чит ил гражданы килгән җирендә миграция исәбенә куелган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 41,6 процентка азрак.
Миграция исәбенә куелган чит ил гражданнарының һәм гражданлыгы булмаган шәхесләрнең саны 19,8% ка (131 дән 105 кә) кимегән. Район территориясендә булган мигрантларның төп өлешен БДБ илләре гражданнары тәшкил итә: былтыр Әрмәнстаннан 25 кеше, Үзбәкстаннан - 24, Таҗикстаннан - 13, Кыргызстаннан - 6, Азәрбайҗаннан - 5, Грузиядән - 2, Украинадан 1 кеше килгән. Яңа Чишмәдәге мигрантларның күбесе хезмәткә яраклы яшьтә, алар эш эзләп хезмәт базарына чыгалар. Мигрантлар нигездә төзелештә, җәмәгать туклануы, сәүдә предприятиеләрендә эшлиләр. Ни генә дисәң дә, андый кешеләрнең бер өлеше законсыз нигездә эшләве беркемгә дә сер түгел.
Авыл җирлекләре башлыклары үзләренең авыл җирлеге территориясендә чит ил гражданнары теркәлүен соңыннан гына белүләренә ачулары килә. Анысы гына әле бер хәл, тик бер нәрсә бар шул: мигрантлар еш кына яшәргә яраксыз йортларны сату-алуны рәсмиләштерәләр, ә аларның гаиләләрендә балигъ булмаган балалар бар. Һәм менә шунда АҖ башлыкларының "башлары авырта" башлый да инде. Кайбер адреслар буенча 12шәр һәм аннан да күбрәк мигрант теркәлгән була, ә анда яшәүчеләрне исә беркемнең дә күргәне юк.
Зирекле АҖ башлыгы Җәлил Гайфетдинов мигрантлар белән эшләү эшендә үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Иң мөһиме, читтән килүчеләргә эшкә урнашуда ярдәм итәргә, җирле халык белән уртак тел табарга кирәк, дип исәпли ул.
- Безнең авылда 13 чит ил кешесе яши, барысы да эшли, авылның җәмәгать тормышында катнашалар, җирле мәчеткә йөриләр, аларның балалары безнең балалар белән укый. Әгәр дә без нинди дә булса чараны үткәрүдә ярдәм итүләрен сорыйбыз икән, алар бик теләп кушылалар. Авылда милли кухня көннәре үткәрәбез, Зирекледә яшәүче барлык халык вәкилләрен катнашырга чакырабыз, аларның мәдәнияте, кухнялары белән танышабыз, алар исә безнең мәдәният белән якыннанрак танышалар.
Мондый чаралар район дәрәҗәсендә дә үткәрелде, иҗтимагый совет әгъзалары аларны яңадан башлап җибәрергә һәм традициягә кертергә тәкъдим итәләр.
Мигрантлар арасында үткәрелгән блиц - сораштыру күрсәткәнчә, аларның 87%ы Яңа Чишмәгә туганнары артыннан килгәннәр, ягъни монда аларның туганнары яши икән инде. Сораштырылган кешеләрнең 50%ы һөнәри белемгә ия, шуларның 12се - югары белемле. Районда яшәү шартларыннан сез канәгатьме ? дигән сорауга, күпчелеге, торак эзләүдә кайбер кыенлыклар бар, күпчелек хатын-кызларга эш табуы да кыен, дип җавап бирделәр.
Әлеге киңәйтелгән утырышта мигрантлар арасыннан өч вәкил дә бар иде, аларның Яңа Чишмәгә килү максаты - бу даими яшәү. Алар үзләре, гаиләләре, Татарстандагы тормышның өстенлекләре һәм гражданлык алуда кайбер проблемалар турында сөйләделәр.
Иҗтимагый совет утырышы миграция сәясәтен тормышка ашыру мәсьәләсе буенча даими эш алып бару кирәклеген хәл итү белән төгәлләнде. Ә киләсе тагын да киңәйтелгән утырышны, милли-мәдәни автономияләрдән вәкилләрен чакырып, 2017 елның 22 апрелендә үткәрергә планлаштырылган Татарстан халыкларының III съезды алдыннан үткәрергә хәл иттеләр.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев