Чүп-чар чыгаруга тарифлар кимегән
Гражданнар җыеннарында чүп-чар чыгаруда тарифларның кинәт артуы уңаеннан байтак кына шелтәләр булуы һәм мәсьәлә район башкарма комитетында каралачагы хакында без язган идек инде.
Апрель азагында “2018 елга торак хезмәтләренә тарифлар раслау турында“гы район башкарма комитеты карарына үзгәрешләр кертелгән. Аерым алганда, 2018 елның 1 маеннан ККК җыю һәм чыгару өчен бер кешедән аена 26 сум 07 тиен тотылачак (35 сум 65 тиен иде).
“ККК-ын утильләштерү“ хезмәте белән бергә гомуми түләү аена бер кешедән 54 сум тәшкил итәчәк (63 сум 58 тиен иде), ягъни кулланучы файдасына 10 сум диярлек.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, “Эко-сервис“ компаниясе эшләгән чорда чүп-чар даими түгелә, контейнер мәйданчыклары тирәсе чиста, ККК полигоныннан район үзәгенә полиэтилен пакетлар һәм кәгазь калдыклары очмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев