Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чүпне аерып җыю - халык фикере

Өч атна элек Яңа Чишмә район үзәгендә чүп-чарны аерым җыя башладылар. Эксперимент өчен “Эко-сервис“ ҖЧҖ тарафыннан пластик шешәләр  һәм алюминий банкалар өчен челтәрле 15 контейнер куелган.


Өч атна эчендә алар буш торды дип әйтмәс идек, тик барыбер халыкта пластик  чүп-чар азрак, бугай, кем белсен, бәлки халык чүп-чарны аерып ташларга иренәдер һәм гадәт  буенча бөтен чүпне бергә ташлыйдыр. Без  халыктан, мондый яңалык ошыймы һәм безнең районда “Эко-сервис“ ҖЧҖ эшли  башлаганнан соң чүп-чар проблемасы хәл ителдеме, дип сораштырдык.
Наталья, иҗат кешесе, Яңа Чишмә авылы.
- Әлбәттә, яңалык ошый. Шәһәрләрдә халык күптән чүпне аерып җыя. Ә без, авыл халкы, экологик культура ягыннан кемнән ким? Ни өчен безгә үз районыбызны шулай чүпләргә соң? Хәзер пластика дөньяда шулкадәр күп ки, планета шуңа бата. Ә, мәгълүм булганча, аның таркалу срогы 1 мең елга җитә. Мисал  өчен, безнең көндәлек пластик пакетлар – 100 дән алып 1 мең елга  кадәр, ә пластик  шешәләр – 450 елдан һәм аннан да күбрәк ел узгач  таркала.
Әлфия, сатучы,  Яңа Чишмә авылы.
- Чүпләрне җыю эше яхшырды, тик кыйммәт. Хәер, 1 майдан чүп-чар чыгаруга бәяләр (раценка) кимеде, тик бер кешедән 54 сум – бу күп. Ярый ла, без ирем белән икәү генә, ә гаиләсе зур булганнарга, күп балалыларга ничек? Мин яшәгән тирәдә пластик шешә җыю өчен контейнер куймадылар. Тик миңа аның кирәге юк, пластик шешәләрне мин беркайчан да ташламыйм, хуҗалыкта кулланырга тырышам. Мисал өчен, бакчадагы үсентеләрне шуның белән каплап куям, яки авылга  әти-әниләремә алып кайтам. Алар сыер асрый, шешәләргә сөт тутыралар.
Наҗия, бюджет өлкәсендә эшли.
- Бездә,  Чаллы Башында “Эко-сервис“  машинасы сишәмбе көннәрендә сәгать 7 гә килә. Бу  вакытка халык чүпләрне пакетка салып урамга чыгара, йорт янына билгеләнгән урынга өя. Машина килә дә, аларны  алып китә. Бик җайлы! Һәр авыл җирлегенең үз графигы. Әмма  аерым чүп өчен контейнер бездә юк.
Владимир, шофер, Яңа Чишмә авылы.   
- Безгә, Мишеньдә яшәүчеләр өчен шундый контейнер булса яхшы булыр иде. Чөнки кайберәүләр мондый  калдыкларны яндыралар. Ә бу атмосферага начар ис чыгара,  үпкәләр өчен зарарлы. Пыяла, резин, кәгазь һ.б. өчен дә аерым контейнерлар булса, комачауламас иде. Чүплектә череп ятканчы, яңадан эшкәртелсә һәм кабат кулланылса  яхшырак бит. Бу вакыт таләбе һәм моңа ашкынырга кирәк.
Надежда, эшмәкәр, Яңа Чишмә авылы.
- Мин чүпләрне аерып җыю яклы, әмма безнең халык моның белән шөгыльләнмәс дип уйлыйм. Халыкның менталитеты шундый безнең. Мәдәниятле булу,  тәртипне ярату төшенчәсен бала  чактан тәрбияләргә кирәк. Үсеп  килүче буынны мәктәптә, гаиләдә өйрәтергә, шул рәвешле алар табигатьне сакларга булыша. Сүздә генә түгел, ә зурларның үз үрнәкләрендә. Кызганычка каршы, мондый тәрбияләү системасы юк. Ә пластик пакетлардан (алар диңгез кадәрле генә түгел, ә океан хәтле) экологик төрү материалларына кире әйләнеп кайтырга кирәк. Элегрәк төрү кәгазьләре бар иде, менә ичмасам шәп иде! Никадәрле пакетның утильләштерелмәвен, ә әйләнә-тирә мохиттә “утыруын“ истә тотып, алда әйтеп үткән төрү кәгазьләре хакында искә алыр чак  җитте.
Ирина, сатучы, Яңа Чишмә авылы.
 - “Эко-сервис“ эшли башлагач, контейнер мәйданчыкларында чисталык хөкем сөрә башлады. Бездә өч катлы йортлар янында да полиэтилен (пластик) шешәләр өчен контейнер тора. Тик мин ул ишек аллары эчендә торса яхшырак дип саныйм. Кичен анда яшьләр җыела, балалар мәйданчыкта уйный – кеше күп була. Лимонад, газлы су, шул исәптә сыра да күп эчелә. Бушаган шешәне беркем дә йорт артындагы чүплеккә  илтеп йөрми, кул астындагы контейнерга ташлавы җиңелрәк бит, өстәвенә подъездлар янындагы зур булмаган урналарга барысы да сыеп бетми. Андый контейнерлар кешеләр күпләп җыела торган урыннар янәшәсендә куелсын иде.
Ринат, пенсионер, Яңа Чишмә авылы. 
- Район үзәгендә пыяла-тара, пластик шешәләр кабул итү пунктлары ясалса начар булмас иде. Бу кешеләрне матди яктан кызыксындыру да, ике як өчен дә ярыйсы гына бизнес  була дигән сүз. Минем шәһәрдәге танышларым шуңардан ярыйсы гына акча эшли.
Мария, пенсионерка, Яңа Чишмә авылы. 
-  Минем “Эко-сервис“ ҖЧҖ эшенә бернинди дәгъвам да юк. Шулай аерым җыюны хуплыйм  гына. Шунысы кызганыч, ата-аналар балаларын чүп-чар итәргә җибәрә, ә алар  исә  урынына илтеп  җиткерми, ярты юлда ташлап калдыралар, аннан әлеге чүп тулы пакет этләргә эләгә, җил белән барысы да тирә-юньгә очып тарала. Бездә халык бу яктан мәдәниятле түгел. Табигатьтә  ял иттең ди, бушап калган банка һәм шешәләрне  ташлап калдырма, капчыкка җыеп, алып кайт һәм контейнерга ташла. Бу авыр эшмени?! Нигә табигатьне чүпләргә? Аны, киресенчә, сакларга, газиз әниең күк, кызганырга кирәк. Без шул киләчәк турында уйламыйбыз, безнең гомергә (гасырга) җитә, янәсе. Болай ярамый!.. Бездә кулланылган батарея, терекөмеш лампалар, градусниклар җыю урыны да булдыру кирәктер. Миндә, мәсәлән, батарея белән ике зур тартма тулды. Аларны кая куярга? Чөнки әлеге зыянлы чүп-чар да бит аерым җыелырга тиештер.
Без “Эко-сервис“ ҖЧҖ нең региональ үсеш буенча директор урынбасары  Марат Миңнехановтан халык фикеренә аңлатма һәм аларның сорауларына җавап бирүен сорадык. Бу турыда газетабызның киләсе санында укыгыз.


Ольга ИВАНОВА сораштырды. 
Автор фотосы  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев