Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чуаш Чабаксары – Иван Лукерья нәселе авылы

Авылның мәдәни тормышы
Чуаш Чабаксары авылында 60-70 нче елларда агач авыл клубы була. Әлеге клубта бик күп еллар Бөек Ватан сугышында катнашкан Тимофей Никитин эшләгән. 1986 елда яңа Мәдәният йорты төзелә, аны Олег Ермолаев җитәкләгән. 1992 елдан АМЙ ны Владимир Охотников җитәкли.
Мәдәният йорты бинасында мини-музей бар, зурлар һәм балалар өчен клуб түгәрәкләре, "Талисман" (бию), "Родничок" фольклор ансамбльләре, "Сене Шусам" вокалын яратучылар клубы, тирә-юньдә киң танылган "Илем" халык җыр һәм бию ансамбле (1993 елда оешкан) эшли. Минзулу Якимкина, Екатерина Дмитриева, Нина Ермолаева, Зоя Охотникова, Минука Молякова, Ильтеби Сумарченковалар аның беренче катнашучылары булган. Аларның кайберләре хәзер дә чуаш фольклорын саклаучылар булып торалар.
2016 елда Мәдәният йорты "РИТЭК" ААҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында, рухият һәм мәдәният номинациясендә катнашкан һәм 8 яшьтән 10 яшькәчә 14 баладан торган "Родничок" балалар бию коллективына һәм "Илем" ансамбле өчен сәхнә костюмнары сатып алуга грант откан. Быел "Без бергә" республика конкурсында "Родничок" иң югары бүләккә - Гран-прига ия булган.
"Илем" халык коллективы республика конкурсларында, фестивальләрдә һәм бәйрәмнәрдә актив катнаша. Солистлар Сергей Моляков һәм Владимир Охотников "Чуаш сандугачы" конкурсында 3 дәрәҗә лауреатлар, Галина Архипова белән Людмила Ильдулова халык җырлары смотр - конкурсы дипломатлары булганнар. Солистка Наталья Димитриева вокал-соло номинациясендә 3 дәрәҗә лауреат, Татьяна Удирякова - "Чуаш сандугачы - 2001" конкурсында 1 дәрәҗә лауреат булганнар, соңгысы Туниста халыкара фестивальдә катнашкан. Аккомпаниатор Петр Носков - "Уйна, гармун" конкурсы дипломанты.
МЙ бинасында китапханә бар, китаплар фонды 8587 данә тәшкил итә, шуның 656 сы - чуаш телендә.
- Бүгенгесе көндә китапханәгә 192 кеше йөри, - дип сөйли китапханәче Галина Архипова ("Илем" солисткасы). - Мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп укучылары, шулай ук өлкәннәр китапханәгә бик теләп киләләр, монда төрле массакүләм чаралар үткәрелә, "оста куллар" балалар түгәрәге эшли.
Кеше язмышында күп нәрсә мәктәптән башлана
Мәктәп елларында син нинди булсаң, алдагы тормышыңда да шундый булырсың. Монда син чын дусларыңны табасың, үзеңнең мавыгуларың арасыннан тиешлесен сайлыйсың, беренче мәртәбә тормыш кыенлыклары белән очрашасың һәм беренче җиңүләреңә сөенәсең. Бүгенгесе көндә мәктәптә 36 укучы белем ала, 13 педагог эшли. Алар дәрес кенә биреп калмыйлар, һәркайсы үз фәненә кызыксыну уятырга тырыша. Балалар башына гакыллылык дигән нәрсәне салу җиңел түгел, ә аларны укырга өйрәтү - белемне теләп һәм тырышлык белән сеңдерү - тагы да авыррак. Наталья Николаева, Татьяна Зайцева, Светлана Бикулова, Валентина Удирякова, Айрат Галиуллин, Марина Петрова, Изольда Удирякова, Валерий Ильин, Сергей Моляковлар байтак еллардан бирле балаларга "белем орлыклары чәчәләр".
Күп еллардан бирле коллективны Николай Гусляров җитәкли, аның җитәкчелегендә мәктәп инде менә ничәнче ел яңа уку елына хәзерлек һәм мәктәп яны участогы буенча алдынгы урыннарны яулый. Мәктәп төрле олимпиадаларда һәм конкурсларда катнаша, укучылар призлы урыннар ала. Патриотик тәрбия бирүгә җитди игътибар бирелә. Шуның аркасында авыл яшьләре арасында 5 елдан артык инде бер генә дә тәртип бозучы, ә армиягә чакырылу яшендәге егетләр арасында армия хезмәтеннән качып йөрүчеләр юк. Мәктәптә өстәмә белем бирү системасы яхшы эшли. Сәламәтлекне ныгыту, физкультура дәресләренә ихтыяҗ һәм мөстәкыйльлек тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, дөрес һәм файдалы туклану буенча даими чаралар үткәрелә.
Сәламәтлек һәрнәрсәгә баш
ФАП фельдшеры Любовь Гуслярова 25 елдан артык авылдашларының сәламәтлеге сагында тора. Авылда яшәүче һәр кешенең сәламәтлеге турында аларның үзләреннән дә күбрәк белә ул. Шуңа күрә аның эш нәтиҗәсе дә шактый уңай: 5-6 ел эчендә эшкә яраклы яшьтәге кешеләр үлеме кимегән.
- Минем тәкъдимнәргә кешеләр колак сала, кирәк булса - табибларга да вакытында мөрәҗәгать итәләр. Игълан ителгән быелгы диспансерлаштыруны 90 кешенең барысы да августта ук үтте инде. Берәүне дә үгетләргә туры килмәде. Федераль ташламага ия 29 кешенең бары тик алтысы гына социаль җыелмадан баш тартты. Калганнары исә үз сәламәтлекләре өчен файдалы якны сайлады. Мин һәрчак һәр кешегә үзегезне яратыгыз, үзегез турында кайгыртыгыз һәм безнең Пугачева Анастасия белән Якимкина Елизавета кебек озын гомерле булырсыз, дим.
18 яшькә кадәрле балаларда кариес, сколиоз, күз күреме начарлану кебек авырулар еш очрый. Менә туучылар саны белән дә бездә хәлләр мактанырлык түгел: быел бер бала гына туды, тагын берсе туарга тиеш, - дип сөйли үзе өч кыз бала анасы Любовь Гуслярова.
Авылның иң яшь кешесе
Владимир һәм Ирина Таеровлар өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Быел алар икенче тапкыр әби белән бабай булганнар: аларның бер оныклары бар инде (кыз бала), ә 18 июльдә тагын берсе туган, аңа Аня дип исем кушканнар.
- Әле шуның белән бетмәде, - ди бәхетле әби, - тиздән өченче оныгыбыз туачак. Ике айлык Аняның әнисе Ксения тумышы белән Ленино авылыннан, ире Антон белән Яңа Чишмәдә танышканнар, икесе дә аграр колледжда укыган. Хәзер Антон әтисе белән авылдан читтә эшли. Таеровларның шәхси ярдәмче хуҗалыгында 5 баш сыер. Киләчәктә мини-ферма булдырырга телиләр, шул вакыт бар да эшле булачак.
Авылның киләчәге - актив кешеләр кулында
Чуаш Чабаксарында туып-үскән кешеләр арасында бизнеста уңышка ирешүчеләр байтак. Алар якташларына аларның идеяләрен тормышка ашыруда ярдәм күрсәтергә тырышалар. Үз туган җирендә үзе өчен генә түгел, җәмгыять өчен дә яшәүче һәм эшләүчеләр бар. Валентина Удирякова гаиләсе моңа мисал булып тора: алар авылда үткәрелгән чараларның даими иганәчеләре булып торалар. Аларның берсе дә үз көчен, вакытын һәм акчасын кызганмый. Валентина Константиновна һәм улы Игорь Анатольевич эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнәләр, авыл халкын көндәлек кирәк-ярак һәм азык продуктлары белән тәэмин итеп торалар. Хуҗалыкларында өч сыер, бозаулар, төрле кош-корт асрыйлар. Бизнеслары күп вакыт таләп иткәнгә (Игорьның хатыны Светлана да эшли), хуҗалыкны бергәләп алып баралар. Сыерларны, мәсәлән, бар да сава белә. Миңа калса , хатын-кызларның берсе иртәнге , төшке һәм кичке ашлар әзерләү белән мәшгуль булса, икенчесе кызлары - өч яшьлек Эвелина белән бер яшьлек Кристина белән мәш килә, бу эшне күбрәк Игорьга башкарырга туры килә. Әмма бу мөһим түгел. Аларның өендә бар нәрсә дә җитеш дип тә әйтеп булмый, бу да алар өчен иң мөһиме түгел.
- Алай булгач, сезнең гаилә өчен иң мөһиме нәрсә соң?
- Үзара һәм авылдашлар белән дус һәм килешеп яшәү, ә аның өчен барлык авылдашларны берләштергән , аларны бер-береңә мәрхәмәтле булырга һәм дус яшәргә өйрәтүче бәйрәмнәр кирәк.
Лариса Федорова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев