"Зур елга ярына килеп чыккач, алар, сал ясап, Кама елгасын йөзеп чыкканнар, ә кич якынлашканда алар бик матур ике кечкенә тау янында тукталганнар, тау астыннан акрын гына елга агып торган. Елганың урманлы ярларыннан саф чишмә суы аккан. Елга аръягында - урман. "Чабаксар шунда булыр!" - дигән Иван үзенең юлаучыларына. Тиздән елга буйларында кисәү агачына охшаган урамнар хасил итеп йортлар пәйда булган". Менә шундый риваять. Моңа ышанырга да, ышанмаска да була. Әмма бүгенге Чуаш Чабаксары авылы халкының характеры нәкъ Иванныкы кебек: уйлаганнар икән инде, аны һичшиксез ясаячаклар һәм үзләренә генә хас аерымлыкны һәм бәйсезлекне саклауда үз максатларына ирешү өчен киң елга сыйфатындагы бернинди киртә дә комачауламый аларга. Һәм хәтта алар диндә дә үзенчәлеклелекне - үзләренең халык динен саклыйлар.
Чуаш Чабаксары халкы башка авылларда яшәүчеләрдән (монда чуашлар да, татарлар да, руслар да яшәүгә карамастан) үз максатларына ирешүдә үҗәтлекләре, үзсүзле, түземле һәм чыдам, законга буйсынучан, хезмәт сөючән булулары белән шактый аерылып торалар, һәркайсы үз баласына югары белем бирергә тырыша.
Чуаш Чабаксарына бүген өч авыл керә: Чуаш Чабаксары, Татар Алкины авылы (монда ике торак йорт) һәм 26 йорт булган Благодаровка поселогы.
Бераз тарих турында
Татар Алкины. Поселокка 18 гасырның 2 нче яртысында нигез салынган. 1860 елларга кадәр мондагы халык дәүләт крестьяннары категориясенә кергән. Игенчелек, терлек үрчетү белән шөгыльләнгәннәр. 20 гасыр башында поселокта мәчет булган (ул 1911 еллар тирәсендә төзелгән, архитектура һәйкәле).
1929 елда бу поселокта "Үрнәк" колхозы оешкан. Халык саны Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан 250 кеше тәшкил иткән. 1949 елда үткәрелгән халык санын алганда поселокта нибары 133 кеше генә булган. Анда бүген 8 кеше яши.
Благодаровка поселогы. Аңа 18 гасырда нигез салынган. Революциягә кадәрге чыганакларда Вольная Алькина авылы исеме белән йөртелгән. 1929 елда "Воля" колхозы оешкан, Бөек Ватан сугышына кадәр 200 гә якын, 1949 елда 140 кеше яшәгән. Бүгенгесе көндә монда 85 кеше яши.
Халкы һәм аның мәшгульлеге
Халык саны турындагы беренче мәгълүматлар буенча, 1782 елда Чуаш Чабаксарында 44 кеше яшәгән. 100 елдан соң халык саны 10 тапкырга диярлек арткан һәм 398 кешегә җиткән. 1920 елдан алып 1930 елга чаклы авылда 700 дән артык кеше яшәгән, ә аннан соң аларның саны кими башлаган. Бөек Ватан сугышы елларында Чуаш Чабаксары халкы 150 кешегә кимегән. ХХ1 гасыр башларында 414 кеше исәпләнгән. Бүгенгесе көндә 362 кеше теркәлгән, ә нибары 308 кеше генә яши. Әлеге җирлектә яшәүчеләр гомер-гомергә кырчылык һәм ит-сөт җитештерү белән шөгыльләнгән. Коллективлашу чорында 1929 елда Чуаш Чабаксары авылында "Хунар" колхозы оешкан. 1950 елда колхоз Калинин исемендәге берләштерелгән колхоз составына кергән, ә 1957 елда Чистай районы "Алга" совхозының 3 бүлекчәсе булган. 1974 елда мөстәкыйль совхоз булуы белән танылган һәм "Закамский" исеме алган. Совхозның беренче директоры Быков Александр Николаевич булган, аның ярдәмендә авылда беренче балалар бакчасы ачылган. 10 ел дәвамында совхозда байтак җитәкчеләр алышынган һәм һәркайсы авылның социаль структурасына үз өлешен керткән. 1985 елда "Закамский" совхозы директоры итеп Вячеслав Козлов билгеләнгән.
- Һәм ул 5 ел эшләү дәверендә безнең авылда азык цехы, совхоз конторасы, китапханә белән типлаштырылган яңа Мәдәният йорты, ә иң мөһиме яшь эшчеләр һәм белгечләр өчен ике һәм өч фатирлы алты йорт төзелде, - дип сөйли ул чаклардагы яшь укытучы, хәзерге мәктәп директоры Николай Гусляров (ул да фатир алган булган). - Бу авыл халкы өчен бушлай төзелгән беренче һәм соңгы тораклар булды. Һәм бу совхоз тормышындагы соңгы еллар да.
1991 елдан бөтен илдәге колхоз-совхозлар "штормланды", бу язмыш "Закамский"ны да урап үтмәгән. Ул СПК дип атала башлый, аны Рамил Якупов җитәкли. Ә соңрак, банкротлык процедурасыннан соң, аның нигезендә "Игенче" ҖЧҖ теркәлгән. Милекчеләр Рамил Якупов һәм Раил Вәлиуллиннар, шактый акча, көч, осталык кертеп, район җитәкчелеге ярдәме белән хуҗалыкны саклап калу гына түгел, ә димәк җирле халык өчен (150 гә якын кешегә) эш урыны да булдырганнар дигән сүз, чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә коллектив белән бергә аның производствосын да арттыра алганнар.
- Шушы авыр хезмәткә алынырга курыкмаучы кешеләрнең табылуы яхшы, - дип сөйли ҖЧҖ-нең элеккеге бухгалтеры Валентина Удирякова. - Әгәр дә безнең җирне чит-ят инвесторлар кулга төшергән булса, авылда яшьләр бөтенләй дә калмаган булыр иде.
Бүгенгесе көндә "Игенче" дә бөртекле культуралар, күпьеллык үләннәр үстерәләр; быел яхшы гына уңыш алынган, хуҗалык өчен дә, халык өчен дә җитәрлек күләмдә печән әзерләнгән. Фермаларда 764 баш МЭТ бар, шуның 200 е сыерлар, артым алу һәм савым югары дәрәҗәдә. Һәм бүген хуҗалыкта 46 кеше уңышлы гына эшләп килә, чөнки эшчеләр хезмәтен заманча автоматлаштыру аркасында эшләре җиңеләйгән.
Эшкә яраклы яшьтәге 200 кешенең 65 е авыл хуҗалыгында, бюджет өлкәсендә - 49, өчесе - нефтьчеләрдә, 26 кеше районның башка тармакларында хезмәт куя, 100 гә якын кеше районнан читтә эш тапкан.
Чуаш Чабаксарында яшәүчеләр арасында эшсезләр юк, бөтенесе эшли һәм хәтта лаеклы ялга чыккач та үзләренә табыш китерерлек шөгыль табалар. Мисал өчен, 127 хуҗалыкта, шуның 30 ында фәкать пенсионерлар гына яши, халык 265 баш МЭТ асрый, шуның 129-ы сыерлар, 330 баш - дуңгыз, 220 баштан артык - сарыклар һәм кәҗәләр, 2000 - кош-корт, 66 умарта бар.
Үткән елда халыкның сөт, ит һәм башка төр продукция сатудан кергән кереме 6 млн. 260 мең сум тәшкил иткән.
Монда күпме автомобиль, тун сатып алынуын, күпме йорт буялуын да санап булыр иде, тик без байлыкны әйберләр белән үлчәргә теләмибез.
Сергей һәм Людмила Ильдуловлар фикеренчә, аларның байлыгы - биш балалары. Икесе зурлар инде (22 һәм 20 яшь). Маша һәм Даша 2 сыйныфта укыйлар, ә Михаил Сергеичка (аны әти-әниләре шулай атый) яшь ярым, ул балалар бакчасына йөри. Әниләре АМЙ-га эшкә чыккан, ә әтиләре йөк ташып, гаиләгә акча эшли.
Чуаш Чабаксарында күп балалы 16 гаилә бар, әмма кеше саны аз булган гаиләләрдә дә чабаксарлылар үзләренең балаларын патриотизм рухында, туган якны яратырга өйрәтеп үстерәләр, тәрбиялиләр. Һәм гаиләдә башланган бу тәрбия алымын "Колосок" балалар бакчасында да дәвам итәләр.
Белем "Колосок"тан башлана.
Ясле - бакча үзенең ишекләрен беренче тапкыр 41 бала өчен 1978 елда ачып җибәрә. Чистай педагогия училищесын тәмамлаган Надежда Шилова һәм Надежда Коробочкина, шулай ук Зоя Зайцева, Елизавета Якимкина, Анисия Таерова беренче тәрбиячеләр булган. Балаларның яше - 9 айдан алып 7 яшькәчә булган. Балалар бакчасының төп эшчәнлеге - балаларны карау һәм күз-колак булу. 1993 елда ясле - бакчаны ябалар. Һәм бары 1996 елның сентябрендә генә 30 бала өчен ул кабат үз ишекләрен ача. 1997 елның февралендә газ кертелә. Учреждениене РМБ балансына куялар. Хезмәт шартлары яхшыра. Коллектив тәҗрибә һәм осталык туплый. Балаларны тәрбияләү һәм өйрәтүгә карата да таләпләр арткан, боларны балалар бакчасы коллективы уңышлы башкара. 2005 елда балалар бакчасы теркәлү урынын алыштыра. Бу юлысы ул нәкъ авыл үзәгендә кирпеч бинада урнаша. Элек анда озак вакытлар сәнәгать кибете эшләгән. Балаларны зур, якты, буяу исе килеп торган төркемнәр, йокы бүлмәләре, төзекләндерелгән бәдрәфләр каршылаган. Әле тагын уңайлы, якты зал да пәйда булган, анда музыка һәм физкультура белән шөгыльләнәләр. Бүген балалар бакчасына 17 бала йөри, аларны тәрбияләү белән күп балалы әниләр: Ирина Алексеева, Нина Якимкина һәм бакча мөдире Светлана Никоноровалар шөгыльләнә.
- Бүгенгесе көндә бакчада өч проблема бар - су белән тәэмин итү, канализация һәм уенчыклар җитешмәү, - ди бакча мөдире.
Лариса ФЕДОРОВА
(Дәвамы бар)
Нет комментариев