Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чуаш Чабаксарында Авыл көне булып үтте

21 июльдә Чуаш Чабаксары авылында Авыл көне булып үтте.


Ул  - авылларда  һәм районда чуаш мәдәниятен – фольклорын, милли йолаларны һәм бәйрәмнәрне яңадан торгызу, саклау  һәм популярлаштыру максатында оештырылган.
Авыл көне мәктәп, АМЙ һәм АҖ башкарма комитеты коллективлары тарафыннан бәйрәмгә дип төзекләндерелгән җирле мәктәпнең футбол мәйданчыгында булды. Флажоклар, төсле  шарлар һәм баннерлар  белән бизәлгән сәхнәдә авыл халкын хөрмәтләделәр, концерт куйдылар, монда “Илем“ ансамбле, “Родничок“ балалар коллективы (Чуаш Чабаксары АМЙ) һәм кунаклар – Рус Чабаксарыннан “Рябинушка“, Яңа Иванаеводан “Балаган“ ансамбльләре, Аксубай районыннан Урмандеево, Савгачево, Иске Савруш һәм Сидулово-Ерыклы авылларының халык коллективлары чыгыш ясады.
Авыл көне Чуаш Чабаксары мәктәбе стенасында шушы авылда туып чуаш халык мәгърифәтчесе, педагог, этнограф, язучы, математик Никифор Охотниковка мемориаль такта ачудан башланды. Чабаксар АҖ башлыгы Сергей Моляков кыскача гына атаклы якташының биографиясен сөйләп үтте.
Чараны  алып баручылар Григорий Зайцев һәм Наталья Николаева бәйрәм чарасын авыл тарихыннан  башладылар. “Кече Чирмешән чыганагы янында җир  искиткеч матур. Монда уңдырышлы кара туфрак, иркен болыннары, зур урманнар, байтак күлләр һәм елгалар бар. Мондагы авылларның тарихы да бик бай...“
АҖ башлыгы  Сергей Моляков, чарага килгән кунаклар – Аксубай районының Урмандеево һәм Савруш АҖ башлыклары, Черемухово АҖ башлыгы Елена Сальциналар авыл халкын бәйрәм белән котладылар, ә район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ренат Габетдинов авыл хуҗалыгы тарихында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Валентина Моляковага  район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Алга таба АҖ башкарма  комитеты исеменнән хөрмәтләү һәм бүләкләр тапшыру мизгелләре булып үтте, авылдагы өлкән яшьтәгеләр Елизавета Якимкинага, Анастасия Пугаевага, Нина Игнатьевага; 10 һәм 9 бала тәрбияләп үстерүчеләр – Нина Сидоровага, Зоя Охотниковага; гаилә юбилеен билгеләп үтүчеләр – Владимир һәм Лидия Охотниковларга, Василий һәм Елена  Ильдуловларга; авылдагы иң яшь кешегә, 2018 елның маенда туган Арина Зайцевага бүләкләр тапшырылды.
Авыл җирлеге территориясен төзекләндергән өчен Эдуард Евлентьев, авыл турында иң яхшы видеофильм өчен – Юрий Евлентьев, Авыл көнен үткәрүдә ярдәм күрсәткәне өчен Владимир Охотников һәм Юрий Ильиннар бүләкләр алды.
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Антонина Якимкина, Юрий Удиряков, Евгений Ендуганов “Игенче“ ҖЧҖ исеменнән, ШЭ “Михайлов И.И.“ директорыннан иң яхшы сөт тапшыручы Юрий Охотниковка бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм бик матур һәм күңелле булды. Чистайдан аниматорлар да чакырылган иде, алар балаларга төрле тамашалар күрсәттеләр, рәхәтләнеп күңел  ачтылар. Авылда туып  үскән Юрий Ильин спорт уеннары һәм ярышлар оештырды (мини-футбол, гер күтәрү, “Күңелле стартлар“ һ.б.). Ул җиңүчеләргә һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр  тапшырды.
Мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшләүче Елена Никитина һәм хат ташучы Татьяна Гурьянова казанда бик  тәмле шулпа пешергәннәр һәм кунакларны сыйладылар, ә “Колосок“ балалар бакчасы коллективы һәммәсенә дә коймаклар һәм чәй тәкъдим  итте. “Игенче“ ҖЧҖ терлекчесе Анатолий Сидоров балаларны җигүле атта утыртып йөрде.  Балалар бик канәгать булдылар.
Бәйрәмне оештыруда актив химая ярдәме күрсәткән өчен авыл җирлеге башкарма комитеты “Игенче“ ҖЧҖ җитәкчесе Раил Вәлиуллинга, АҖ Советы депутатлары Владимир Охотниковка, Сергей Моляковка, Николай Николаевка, Эдуард Евлентьевка, “Тихонов А.Е.“ КФХ башлыгы Ангелина Тихоновага, ШЭ Иван Михайловка һәм Игорь Удиряковка рәхмәт белдерә.
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев