Әлеге аз сүзле тыйнак кеше туган Яңа Чишмә авыл хуҗалыгында 40 елдан артык хезмәт куйган. Тракторчы Анатолий Васильевич Шешолин - хезмәт сөючән кеше. 25 сентябрьдә аңа 65 яшь тулган, ә ул элеккечә үзенең МТЗ-82 тракторында эшли, хәзер "Сөт иле" "Яңа Чишмә" агрофирмасының Сосновка бүлекчәсендә. Анатолий Васильевичны бүлекчә җитәкчесе Рәис Хисмәтуллин...
- Ул - үз эшенең остасы. Күрәсезме, территориядә нинди тәртип? Юлларны ул тигезләп тора. Хәзер йөк төягеч машинада эшли - печән эскертли. Кайвакыт машина булмый, үз инициативасы белән печәнне киртә абзарларга ташый. Шуңа да "азык өстәле"ндә һәрвакыт тәртип. Тракторы бераз ватылса, бетте инде, озак вакытка ремонтка керәчәк, дип уйлыйсың. Тик икенче көнне иртән Анатолий Васильевич тракторында эшкә килеп баскан була. Төн йокламый, сәбәбен табып, кимчелекләрен бетерә. Техниканы ремонтлау буенча чын оста ул.
Әлбәттә, МТЗ-82 тракторы аның "гомер юлдашы", ХХ партсъезд исемендәге колхоз булганда ул кырларга ашламалар кертүдә, культивацияләүдә эшләгән. Эш тәҗрибәсе зур, аның белән ул яшь механизаторлар белән дә уртаклаша.
Алдынгы хезмәткәр буларак быелгы Сабан туенда Анатолий Васильевичка ТР авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар.
Ул хәтта чираттагы ялга да китми. Эшсез тору күңелсез, ди. Тик менә саулыгы гына какшый - аяклары авырта.
- Мин аңа ял ал да, дәвалан, дим. Аннары килерсең. Пенсиядә, эшсез тора башлагач, ныграк чирлисең, диләр бит. Бик шәп эшче ул, җаваплы, намуслы, андый кешесез калу кызганыч, - ди Рәис Вагапович.
- Кайчакларда мин үзем дә, җитәр, ташларга кирәк, дип уйлыйм. Саулыгым да элеккегечә түгел. Хатын да эшкә җибәрми, ачулана . Тик ярдәм итүемне сорыйлар да, барам инде, - ди Анатолий Васильевич.
Ольга Иванова
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев