Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чыршы, әкият, әйлән-бәйлән…

26 декабрь көнне Яңа Чишмә урта мәктәбендә 270 сәләтле бала өчен район башлыгы чыршысы узды.


Аларның барысы да алып баручы игъланы астында чыршы белән бизәлгән залга узды. Районның иң яхшы укучылары: уку  отличниклары, төрле дәрәҗәдәге фән олимпиадалары һәм конкурслар җиңүчеләре, өстәмә белем бирү, мәдәният һәм спорт өлкәсендә сәләтле балалар, иҗтимагый оешмалар һәм мәктәп укучылары хәрәкәте активистлары көчле алкышлар астында зур «мактау боҗрасы» ясадылар, аннары тамаша залында 11 сыйныф укучыларына кушылдылар, алар да Чыршы бәйрәменә чакырулы иде.  
Мәктәпнең спорт залы нәфис панно, «бәсләнгән» агачлар белән «кышкы урман»га әйләнгән. Анда җыр, бию, уеннар, тамашачылар һәм һәм «могҗизалар» белән  Яңа ел мюзиклы сюжеты ачылды.  Сценарийда хәтта заманча вакыйгалар: Кырым күперен ачу, ВорлдСкиллс чемпионаты, шул исәптән быелгы карсыз декабрь ае да чагылдырылган иде. Урман пәрие белдергәнчә, быелгы кышның көйсезлеге – аның эше. Гадәттәгечә, җен-пәриләр убырлы карчык белән  кыш бабай һәм кар кызына каршы тордылар. Ике як та килешеп, бергәләп Ак тычкан Яңа елын каршыларга китте, ул да мюзикл персонажы иде. Спектакльнең сценарий авторы һәм режиссеры директор урынбасары Ирина Иляшкина, артистлар мәктәп укучылары булды.
Бу бәйрәмне бүләк иткән төп тылсымчы дип балалар район башлыгы Вячеслав Козловны атадылар, аны алкышларга күмделәр. Ул барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, укучыларга яхшы укулары, спортта һәм иҗади казанышлары өчен рәхмәт белдерде, бәхет һәм сәламәтлек теләде.
Урман чибәре тирәли әйлән-бәйлән уйнамый нинди бәйрәм була инде ул, «Чыршы, кабын!» диюгә анда төрледән-төрле төстәге утлар җемелдәште. Җырлар, хәрәкәтчән уеннар һәм конкурслардан башка нинди бәйрәм узсын ди?! Чыршының икенче өлешендә мюзиклның әкият персонажлары әлеге күңел ачу чараларының алып баручылары ролен үз өстенә алды. Чакырылган балалар аларда бик теләп катнаштылар: иркен спорт залы әкият карарга да һәм рәхәтләнеп күңел ачарга да мөмкинлек бирде. Алар җырладылар да, биеделәр дә, шигырь дә сөйләделәр, уеннар да оештырдылар. Күңел ачуның иге-чиге булмады. Азакта Кыш бабай иң яхшы яңа ел костюмы өчен конкурста катнашучыларны бүләкләде. Һәм, әлбәттә, 270 сәләтле баланың һәркайсына тәм-томнар салынган пакетлар -  Яңа ел бүләге тапшырылды.
Әмма моның белән генә бәйрәм тәмамланмады. Чыршы бәйрәменнән барлык балаларны да шунда ук саф һавада мәдәният һәм ял паркына чакырдылар. РМЙ, китапханә һәм авыл клублары хезмәткәрләре оештырган күңел ачу чарасында балалар районның төп чыршысы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Гимназия һәм спорт мәктәбе спорт уеннары әзерләгән иде: аркан  да тарттылар,кәшәкә һәм туп белән дә уеннар булды.
Ольга ИВАНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев