Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чик буе сакчылары көнендә Олег Соловьев гаиләсе турында сөйлибез

28 майда Россиядә чик сакчылары көне билгеләп үтелә һәм без чик сакчысы Олег Соловьев гаиләсе турында сөйләргә телибез.

Олег һәм Наталья Соловьевлар гаиләсе 19 ел бергә гомер итә.

Гаилә башлыгы Олег 1996-1998 елларда Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә 9783 номерлы хәрби частьтә хезмәт иткән.

Заставада хезмәт иткән, нарядларга йөргән, уң яктагы фланг - алты километр, сул яктагысы - унике километр булган. Хәрби бурычын намус белән үтәгәне өчен сержант званиесенә ия булган.

Илебез чикләрендә - Хабаровск һәм Кытай тирәләрендә хезмәт иткән.

Чик буе гаскәрләре бүген дә Россия дәүләтенең ышанычлы яклаучылары, Ватаныбызның иминлеге һәм аның чикләренең бөтенлеге гарантиясе булып тора.

Хәзергесе вакытта Олег Тверь шәһәрендә төзүче булып эшли, хатыны Наталья - 20 елдан артык Яңа Чишмә Интернат-йортында пешекче булып хезмәт куя, ә улы Дмитрий В. П. Лушников исемендәге Казан нефть химиясе колледжында икенче курста белем ала.

28 майда Россиядә чик сакчылары көне билгеләп үтелә һәм без чик сакчысы Олег Соловьев гаиләсе турында сөйләргә телибез.

Олегның олы абыйсы Александр да чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән һәм бәлки улы Дмитрий да Соловьевлар гаиләсе чик сакчылары династиясенең дәвамчысы булыр, чөнки яшьләр алдагы буын вәкилләреннән иң яхшысын гына ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев