Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий Яңа Чишмә педагогларын Укытучылар көне белән котлый
Кадерле кардәшләр!
Сезне чын күңелдән Укытучылар көне белән котлыйм!
Кадерле педагоглар, сез үзегез өчен лаеклы хезмәт сайлагансыз — укытучы булу, белем дөньясында балаларны җитәкләп бару җиңел түгел. 2023 ел Россиядә педагог һәм остазлар елы дип игълан ителүе юкка түгел, чөнки безнең һәрберебезнең балачагы һәм яшьлеге укытучылар янында үткән. Бүген без аларны Укытучылар көне белән котлап, рәхмәтләребезне җиткерәбез, әмма елның теләсә нинди көнендә дә алар безнең хәтердә.
«Берничә баланы дөньяга китергән әти-әниләр мактауга лаек. Ләкин бик күп балага белем биргән чын педагоглар тагын да зуррак мактауга лаек, алар балаларның күңелләренә белем нуры иңдереп, зур игелек кылалар һәм шулай итеп җәмгыятебез яхшыра», — дигән Преподобный Паисий Святогорец.
Кадерле укытучылар, мин сезгә игелекле укучылар телим. Сезнең йөрәктә хезмәтегезгә булган мәхәббәт беркайчан да кимемәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев