Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чисталык үзебез өчен

Агымдагы елның эссе һәм дымлы җәе юл кырыйларында, йортлар һәм коймалар буендагы чүп үләннәренең мул булып үсүенә яхшы тәэсир итә һәм барлык авыл җирлекләрендә алар белән көрәш алып барыла.

 Район үзәгендәге Александр һәм Евгения Яновларның йорт яны территориясе әнә шундый.

Кайбер торак пунктларда территорияләрдәге чүп үләннәрен икенче - өченче тапкыр чаптылар инде. Яңа Чишмәдә социаль объектларның, предприятие һәм оешмаларның  күпчелеге чиста, тиешенчә каралган хәлдә.

Халыкның күпчелеге үз йортлары янында чисталык һәм тәртип саклауга актив рәвештә кушылдылар. Бакчалардагы чәчәк түтәлләре, күп кенә яңачишмәлеләрнең  йорт яны территорияләре күзләрне сөендерә. Авылларыбыз матур һәм чиста булсын өчен, вакыт-вакыт чүп үләннәрен чабу буенча эшне тиешенчә алып барырга кирәк.

Без район үзәге урамнары буйлап йөрдек һәм күп кенә авыл халкының йорт яны участоклары чиста һәм каралган булуын күрдек. Әмма, кызганычка каршы, чүп үләннәре шактый үскән территорияләр дә юк түгел.

- Бу, нигездә, торак булмаган йортлар, - ди Яңа Чишмә  АҖ башкарма комитеты җитәкчесе Татьяна Маланчева. – Гәрчә андый йортларда  яшәмәсәләр дә, милек хуҗалары бар һәм аларга үз йортлары янында тәртип урнаштыру кирәклеге турында язылган белдерү хатлары бирелгән. Бу эшне без контрольдә тотабыз.

Элегрәк елларда күп фатирлы торак йортлар янында да чүп үләннәре күп үсә иде, әмма хәзер анда яшәүче халык участокларда яшелчә, бәрәңге, чәчәкләр үстерә. Культуралы үсемлекләр булмаган урыннарда чүп үләннәре чабылган. Ләкин хәзер кабаттан бу эшне башкарырга  кирәк, бигрәк тә Ленин урамында ике катлы йортлар тирәсендә.

Үзвакытында һәм даими рәвештә чүп үләннәрен чабу территорияне төзекләндерү планында мөһим чара булып тора. Шулай булгач, әйдәгез, хөрмәтле яңачишмәлеләр, йорт яны территорияләрен тәртипкә китерик. Үз участокларыбызны чүп үләннәреннән чистартып, без үз территорияләребезне төзекләндереп кенә калмыйча, янгын куркынычсызлыгын да яхшыртабыз.

Ленин урамындагы ике катлы йортлар тирәсендә менә шундый ямьсез күренеш. А. Мусин Фотосы

Ленин урамындагы ике катлы йортлар тирәсендә менә шундый ямьсез күренеш. А. Мусин Фотосы

Ленин урамындагы ике катлы йортлар тирәсендә менә шундый ямьсез күренеш. А. Мусин Фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев