Чуаш Чабаксары мәдәният йортында татлы бәйрәм — Бал Спасын билгеләп үткәннәр
Җәмгыять

Чуаш Чабаксары мәдәният йортында татлы бәйрәм — Бал Спасын билгеләп үткәннәр

Бал Спасы славян халык бәйрәме, ул 14 августта билгеләп үтелә.

Программада катнашучылар бәйрәм тарихы һәм аның белән бәйле халык йолалары, сынамышлар турында белгәннәр. Чуаш Чабаксары мәдәният йорты белгечләре бал кортлары тормышыннан гадәти булмаган фактлар турында сөйләгәннәр, чарада катнашучыларга кызыклы биремнәр һәм сораулар биргәннәр. Шулай ук чарада кызыклы конкурслар, уеннар булган — «Бал корты марафоны», «Кем күбрәк чәчәкләр ясый», «Үз умартаңны тап», «Бал корты һәм чәчәкләр» һ.б., бал турында әйтемнәр һәм мәкальләр яңгыраган. Чара ахырында барлык катнашучылар да яңа бал белән сыйланганнар.


Нет комментариев