Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чуаш Чабаксарында Авыл көнен билгеләп үттеләр

Чуаш Чабаксарында Авыл көнен бәйрәм итү кысаларында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев лаеклы авыл кешеләренә бүләкләр тапшырды.

Любовь Молякова күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты, шулай ук Чабаксар авыл җирлеге башкарма комитетының истәлекле бүләге белән бүләкләнде.
Роза Моклакова агросәнәгать комплексы өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте, Чабаксар авыл җирлегенең социаль-икътисадый үсешенә керткән шәхси өлеше һәм 65 яшьлеге уңаеннан Яңа Чишмә муниципаль район Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Светлана Никанорова мәгариф өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте, Чабаксар авыл җирлеге тормышында актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен һәм 50 яшьлеге уңаеннан ТР Яңа Чишмә муниципаль район Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Мәдәният өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте, Чабаксар авыл җирлегенең социаль-икътисадый үсешенә керткән шәхси өлеше өчен һәм 50 яшьлеге уңаеннан Татьяна Охотникова ТР Яңа Чишмә муниципаль район Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев