«Чуеным — чүлмәгем»
Яңа Чишмәнең «Ландыш» балалар бакчасындагы чүлмәкчеләр остаханәсеннән яңалыклар
Милли савыт-сабаның һәр төре гамәли ихтыяҗны гына үз эченә алмыйча, тирән тарихи мәгънәгә дә ия.
Чуен элеккеге татарларның тормышында зур әһәмияткә ия булган. Күпсанлы кунаклар өчен кайнар ризыклар әзерләүдә кулланылган казанга караганда җыйнаграк булган.
Элеккеге заманнарда ботка, шулпа, ит белән бәрәңге пешерер өчен чуенны табагач (ухват) ярдәмендә мичкә куйганнар. Чуендагы ризык озак вакыт сүрән утта мичтә пешә торгач, бик тәмле килеп чыккан.
Әгәр дә баштан чүлмәкләрне чүлмәкче түгәрәгендә балчыктан ясасалар, соңрак аларны чуеннан (чугун) һәм башка металллардан да коя башлаганнар. Әмма балчыктан эшләнгән чуеннар матур формалары белән генә түгел, ә нәфис, кабатланмас орнаментлары һәм озак вакыт дәвамында аларга салынган ризыкның суынмавы белән дә аерылып торганнар.
Еш кына элеккеге заман һөнәрчеләре, дымлы чимал — балчык белән эшләгәндә, балчыктан ясалган чуеннарда хайван башлары яки үсемлек фрагментларын да гәүдәләндергәннәр, шулай ук шомартып һәм коеп — сызып бизәк ясау алымнарын да кулланганнар.
Көнкүрештә еш кына рәсемсез, глазурь белән капланган чуеннар очраган. Балалар бакчасында бер ай дәвамында борынгы татар савытларын ясау белән шөгыльләнгән балалар алдында катлаулы максат куелган: чүлмәкче түгәрәгендә эшләгәндә ялгышмаска. Чуен чүлмәккә бик охшаган бит.
Чүлмәкчеләр остаханәсендә шөгыльләнүче балалар менә ниләр сөйли.
Злата Грязнова:
«Без чуен белән чүлмәкне биеклеге, киңлеге һәм формасы буенча чагыштырырга өйрәндек».
Матвей Никитин:
«Безнең тәрбиячеләр — Резеда Харисовна һәм Илсөяр Илдусовна безгә чуенның күпкә киңрәк, калкурак булуын күрсәттеләр».
Әзер эшләнмәләрне киптергәннән соң камера мичендә яндырып чыныктыру эшендә волонтер Лариса Мохсинова булышкан — аның баласы да әлеге балалар бакчасына йөри, ул үзе проект әгъзалары белән бергә ярты елга якын аны гамәлгә ашыруда катнаша.
Борынгы татар орнаментын чуеннарга төшергәндә, яшь чүлмәкчеләр 12шәр кешелек төркемнәргә бүленеп эшләгәннәр, акрил буяуларның «җылы» төстәге комбинацияләрен кулланганнар. Глазурьны да буяганнан соң, «Мирас» чүлмәкче арт-студиясе балалары кулында 24 чуен татар керамикасының тарихи милли үрнәгендәге үзенчәлекле орнаментлар белән балкый башлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев