Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чын ир-атның үз фикере булырга тиеш

Чуаш Чабаксарында яшәүче Сидоровлар гаиләсендә гаилә башлыгы һәм аның ике улы үз теләкләре белән СВОга киткән

 

Гаилә башлыгы Константин Николаевичның хатыны Оксана Леонидовна Чуаш Чабаксары мәктәбе директоры булып эшли. Алар биш ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. 

Малайлар 9 нчы сыйныфтан соң училище, техникумнарны тәмамлаганнар һәм эшлиләр. Алар арасында шоферлар, төзүче, менеджер, экскаваторчы бар. Кызлары Светлана медицина институтында белем ала, ул 6 нчы сыйныфтан бирле хирург булырга хыялланган. Уллары үз гаиләләрен булдырганнар, Сидоровларның инде 12 оныгы бар, тиздән 13чесе туарга тиеш. Иң олы оныкларның икесенә тиздән 11 яшь тула.

Күп балалы гаиләдә Константин Николаевичның әти-әнисеннән килгән борынгы традиция бар. Яңа ел алдыннан әти, әни һәм барлык балалар зур өстәл артына җыелып, бәйрәмгә пилмән ясыйлар. Традиция улларының гаиләләрендә дә дәвам итә.

— Пилмәннәрне бик теләп, бердәмләшеп ясыйбыз, — дип сөйли Оксана Леонидовна.

Чын ир-атның үз фикере булырга тиеш

 −31 декабрьдә башка ризыклар һәм салатлар әзерлибез, әмма пилмәннәр Яңа елның беренче көнендә — безнең өстәлдә төп ризык. Икенче традициябез шундый — 1 гыйнварда балалар, киленнәр, оныклар төп йортка тагын пилмән ашарга киләләр. Үзләре ясаган пилмәннәр дә «әрәм» булмый, алар 2 һәм 3 гыйнварда, ә кайвакыт 29 яки 30 декабрьдә үк ашап бетерелә. Дөресен генә әйткәндә, бергә әзерләгән ризыкның кайчан ашалуы мөһим түгел, бу очракта гаиләнең берләшүе, вакытны бергәләп үткәрү кадерле. 

Бабай һәм оныклар

Сидоровларның барлык уллары да хәрби бурычларын сроклы хезмәт вакытында үтәгәннәр. Оксана Леонидовна үзе дә хәрби гаиләсеннән. Әтисе Леонид Николаевич очу гаскәрләрендә хезмәт иткән, отставкага майор званиесендә чыккан. Техниканы ремонтлау өчен җаваплы, бик кадерле хезмәткәр булган. Мотор белән нәрсәдер булганын аның тавышыннан үк аңлый алган. Чабаксарда яшәгән, малайлар еш кына аның янына кунакка барганнар. Леонид Николаевич аларга хәрбиләр һөнәре турында сөйләгән, патриотизм хисе тәрбияләгән. Оныклары аның формасын да киеп караганнар һәм бабалары белән бик горурланганнар.

Узган елның 13 августында гаиләдән беренче булып өченче уллары Петр СВОга киткән. Ул Түбән Камада шин заводында эшләгән. Аның хезмәт хакы да югары булган. Әмма аның сүзләре буенча, ул тормышта ниндидер төп максатны, ориентирны югалткан һәм аны эзләр өчен үз теләге белән СВОга киткән.

Чын ир-атның үз фикере булырга тиеш

Ул: «Әни, бәлки, мин биредә үземне табармын», — дип кенә әйткән. Хәзер ул Краматорск янындагы алгы сызыкта. Армиядә химик гаскәрләрдә хезмәт иткән, анда танкист-наводчик булган.

— Әлбәттә, фронтта ул тормышның мәгънәсен дә, кыйммәтен дә бик тиз аңлады, — ди әнисе. — Һәм шундый шартларда бу гаҗәп тә түгел. Өлешчә мобилизация вакытында барлык улларыбызны хәрби комиссариатка чакырганнар иде. Алар махсус операциягә барудан баш тартмадылар, әмма бергә хезмәт итүләрен сорадылар. Аларга бу гозерләрен йөз процентка үти алмауларын әйттеләр һәм вакытлыча «резервта» калдырдылар.

Әтиләре

Чын ир-атның үз фикере булырга тиеш

Гаилә башлыгы Константин Николаевич та улы артыннан 12 декабрьдә үз теләге белән СВОга киткән. Ул һөнәре буенча шофер, төрле урыннарда, ә соңгы вакытта СМПда эшләгән. Армиядә — Германиядә, үз белгечлеге буенча хезмәт иткән.

Константин Николаевич махсус операциягә китәргә инде күптән җыенган. Хатынына да бу хакта күп тапкырлар әйткән, хәрби комиссариатка да шалтыраткан. Әмма, аның бу теләген яшенә карап, кире какканнар. Улы СВОга киткәч, әти кеше яңадан үзен анда җибәрүләрен сорый башлаган.

— Константин СВО башлануга ук анда китәргә омтылды, — дип сөйли хатыны. — Гел «Мин китәм» дип торды. Мин аның бу сүзләрен җитди кабул итмәдем. «Син армия өчен инде карт. Анда йөгерергә, марш-бросоклар ясарга кирәк, җиһазлар да авыр — 40 килограмм. Сиңа физик яктан авыр булачак», дия идем. Көннәрнең берсендә мин эштән кайттым, ә ул миңа: «Мин язылдым. Медицина тикшерүен уздым», диде. Мин моңа каршы тагын төрле дәлилләр китерә башладым, ә ул: «Син бит хәрбиләр гаиләсендә үстең, барысын да аңлыйсың. Мин синең, киресенчә, миңа ярдәм итүеңне телим. Алла сакласын, улыбыз белән нәрсәдер була калса, оныгым миңа: „Бабай, ә әти анда дошманнар белән көрәшкәндә ник син диванда яттың?“ — дияр. Нацист идеологиясе алга китсә, мин башка оныкларга нәрсә әйтермен? Мин нәрсәдер эшли ала торып, бернәрсә дә эшләмәдем», диямме?!

Һәм мин ризалаштым. Һәрхәлдә, һәр ир-ат бу очракта үзе сайларга, җаваплылыкны үз өстенә алырга, ә гаилә аңа мөмкин кадәр ярдәм итәргә тиештер. Бу бик мөһим! Чөнки өйдә аны яратканнарын һәм көткәннәрен белгән ир, сугыштагы авырлыкларны күпкә җиңелрәк кичерә.

Кыю кешедән ядрә дә курка

Хәзер Константин Николаевич Авдеевка янындагы артдивизионның икенче линиясендә хезмәт итә. КамАЗда үз батареясе урнашкан урыннар буйлап пушкалар, снарядлар һәм сугыш кирәк-яраклары ташый. Аңа 57 яшь булса да, ул әле нык. Ябык булса да, чыдам. Күптән түгел генә "Гвардияче билгесе"н алган.

— Юлларда йөрү бик куркыныч, ди ул, — дип дәвам итә Оксана Леонидовна. — Анда барысы да җимерелгән, һәр 10 яки 30 метр саен әйләнеп капланган, бомбага тотылган автомобиль яки йөк машинасы очрый. Үзен ачыкламас өчен, томан булганда яки төнлә барырга тырыша. Беренче вакытларда ул анда баруына үкенгән иде. Февраль башында улым Петр миңа шалтыратып: «Әти белән сөйләш әле, бәлки ул рапорт язар. Хәзер 55 яшьтән узган, үз теләге белән китүчеләр теләсә кайсы вакытта контрактны өзә ала, дигән указ чыкты бит, диде. Сөйләштем, ә ирем: «Юк, мин калачакмын», — дип җавап бирде. Хәзер ул инде ияләшкән, хезмәттәшләре белән дуслашкан. Артбатальон Тувада яшәүче хәрбиләрдән төзелгән. Аларның батареясы да бик бердәм, ди. 

Абыйсы һәм әтисе артыннан 29 февральдә 36 яшьлек олы улы Николай да СВОга китә. Гыйнварда ук китәргә теләгән, әмма Чистайда, аннары Казанда медицина комиссиясен узу күп вакытны алган. Россия шәһәрләрендә оештыру җыеннарыннан соң, 31 мартта аны Белгородка җибәрәләр. Һөнәре буенча Николай да шофер икән.

Чын ир-атның үз фикере булырга тиеш

«Барысы да яхшы булачак!»

— Ялгыз калгач, башта авыр булды, — ди Оксана Леонидовна. — Әмма янымдагы балалар мине бер минут та үз уйларым белән ялгыз калдырмыйлар. Ирем киткәч, олы улым минем янга күченде. Һәм медицина тикшерүе үтеп йөргәндә вакыт-вакыт кереп чыга иде, ә чынлыкта минем өемдә яшәде.

Ләкин Оксана Леонидовна үзе дә холкы буенча көчле, ышанычлы һәм кыю хатын. Ул инде өч тапкыр ире янына СВОга да барган. Уллары Виктор һәм Аркадий белән җиңел машинада аңа посылкалар һәм артбатальон өчен гуманитар ярдәм алып барганнар: шәмнәр, кием-салым, носилкалар, масхалатлар һәм челтәрләр. «Чистополь — фронту» оешмасы да зур ярдәм күрсәткән. Сугышчылар бик тә рәхмәтле булганнар. Әйберләрнең барысы да бик кирәкле булып чыккан. Ләкин Петр янына аларны кертмәгәннәр, ул беренче — алгы сызыкта.

Чын ир-атның үз фикере булырга тиеш

Уллары: «Әни, бәлки син бармассың?», дигәннәр. «Юк, үпкәләсәгез дә, үпкәләмәсәгез дә, барыбер, әмма мин барысы да исән һәм сау-сәламәт, барысы да нормаль икәнлеген үз күзләрем белән күрергә тиеш», дигән. «Ирем дә, улым да мине көчсез хатын дип уйлыйлар, мине борчырга теләмиләр, үз хезмәтләре турында артык сүзләр әйтергә куркалар. Анда төрле хәлләр була бит. Ни өчендер мин моны начар кичерермен дип уйлыйлар. Мине саклыйлар, тынычландыралар: «Барысы да яхшы булачак!», диләр.

Ул чыннан да кыю

Һичшиксез, Оксана Леонидовнаның ире һәм уллары — геройлар, фидакарь, батыр сугышчылар. Чөнки 57 яшендә, менә дигән эшен ташлап, яисә кулына корал тотып сугышка — фронтка китәргә бөтен кеше дә батырчылык итә алмый! Менә шуларны аңлаган, гаиләдәге ир-атларның карарына хөрмәт белән караган һәм яу кырына җибәргән хатын-кыз иң олы соклануга лаек. Әлбәттә, һәр ана һәм хатын-кыз кебек үк, ул алар өчен борчыла. Мондый сыйфатларга бары тик батыр хатын-кыз гына ия була ала.

— Әлбәттә, алар чын ирләр кебек эш иттеләр! — ди Оксана Леонидовна. — Ләкин, икенче яктан, мин барыбер бөтен гаиләнең өйдә булуын телим. Бу, мөгаен, теләсә кайсы хатын-кызның теләгедер. Балаларың тугач, аларның әти-әниләре янында булуларын һәм аларга ярдәм итүләрен телисең бит. Дөрес, кайвакыт күңел йомшарган минутлар да була. Борчыла башлыйсың. Бигрәк тә элемтә озак булмаганда. Ләкин мине башка балаларым калдырмый, киленнәр, иремнең туганнары, аларның хатыннары, каенсеңелем («Чистополь — фронту» оешмасының актив катнашучысы) һәр ял көннәрендә килеп, хуҗалыкта ярдәм итәләр (анда сарыклар, казлар, үрдәкләр бар) һәм һәрчак миңа шалтыратып торалар. Барысы да якында — Чистайда гына. Әгәр ирем миңа шалтырата алмаса һәм аларның берәрсенә шалтыратса, алар шунда ук миңа да хәбәр итәләр: «Әти (яки Константин) болай диде, тегеләй диде», — диләр. Алар миңа кирәкмәгән уйларга чумарга ирек бирми-ләр. Эштә мин игътибарны читкә юнәлтәм, мәктәп директорының мәшәкатьләре күп бит. Барысы да бетәр дип өметләнеп, нык торырга тырышам. Бу сугыш гомер буе дәвам итмәс бит инде. 1 гыйнварда тагын барыбыз да бергә җыелышырбыз, гаилә традициясе дәвам итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев