Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәүләт автоинспекторлары балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен искәрткәннәр

Район мәктәпләрендә юл хәрәкәте кагыйдәләре турында профилактик әңгәмә үткәрәләр.

28 февральдә Акбуре мәктәбендә Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы, полиция инспекторы Алексей Кадымов һәм Чирмешән районында «ЮХИ» ДБУның профилактика бүлеге начальнигы Алина Филиппова белән очрашу узган. 

Алина Филиппова юл хәрәкәте кагыйдәләре турында профилактик әңгәмә үткәргән. Ул укучыларга, укытучыларга тематик белешмәлекләр һәм яктылыкны кире кайтаручы элементлар тапшырган. Шулай ук яктылык кайтаручы элементларны куллану мөһимлеген искәрткән.

«Балачакның имин юлы» ЮИД отряды «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән бергә «Аю маҗаралары» дигән тамаша күрсәткән. Очрашу ахырында Алина Филлипова балаларга юлларда игътибарлы һәм сак булуларын теләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев