Реклама
Җәмгыять
Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова Яңа Чишмәдә гражданнарны кабул итте
15 мартта Татарстаннан РФ Дәүләт Думасында "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Ольга Павлова һәм Казан инновацион университет ректоры, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палата әгъзасы Асия Тимирясова Яңа Чишмәдә булып киттеләр. Кунакларны район башлыгы Вячеслав Козлов, район башлыгы урынбасары Надежда Попкова һәм район мәгариф бүлеге начальнигы Александр Еронтьевлар каршы алды һәм озатып йөрде.
Яңа Чишмә районына килүләренең төп максатларының берсе - төрле яшьтәге халык арасында спорт-сәламәтләндерү эшен оештыру белән танышу. Шуның өчен алар "Алтын ачкыч" балалар бакчасында булдылар, анда балалар өчен тәрбияви - сәламәтләндерү эшенең яхшы оештырылуын билгеләп үттеләр. Хоккей тартмасын да читләтеп үтмәделәр: монда кунаклар хакына тренер командаларны өйрәтүне (тренировка) туктатып торды. Ольга Ивановна балалардан спорт белән чын-чынлап шөгыльләнү өчен аларга ни кирәклеген сорады. Алар исә: "Бездә бар да бар. Рәхмәт", - дип җавап бирделәр. Кунаклар яшь хоккейчыларны үзләре белән фоторәсемгә төшәргә сорадылар, балалар исә бик рәхәтләнеп риза булдылар. Яңа Чишмә гимназиясендә физкультура дәресендә укучылар белән очрашу да бик җылы мөнәсәбәттә узды. Монда актлар залында районның иң актив халкы - АҖ башлыклары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, җәмәгать эшендә катнашучылар белән очрашу булды.
Ольга Павлова һәм Асия Тимирясова безнең районга килүләренең башка максатларын да җиткерделәр, бу - халык белән очрашу, авыл халкының проблемаларын тагы да югарырак дәрәҗәдә хәл итү өчен аларның ихтыяҗлары, мәнфәгатьләре белән танышу.
Яңачишмәлеләр белән аралашканнан соң, кунаклар ике мөһим бурычны хәл итәргә вәгъдә иттеләр. Беренчесе мәгариф бүлеге начальнигы тарафыннан яңгырады - район үзәгендәге спорт һәм музыка - сәнгать мәктәпләренә авыллардан балаларны йөртү өчен транспорт турында. Икенчесе, район халкы өчен мөһим булган бурыч - Әдәмсәдән Яңа Чишмәгә чаклы җимерелгән юл хакында Зирекле АҖ башлыгы Җәлил Гайфетдинов җиткерде. Сүз барышында ул шушы юлдан йөрүче шоферларга һәм, беренче чиратта, мәктәп автобусы шоферларына нинди кыенлыклар аша үтәргә кирәклеген аңлатып үтте.
- Әлеге бурычларны хәл итү кыен, әмма үтәрлек , - диде Ольга Ивановна. Бу мәсьәләне Иҗтимагый палата әгъзасы буларак Асия Витальевна да язып куйды, ул да аны хәл итүдә үз өлешен кертәчәк.
Әлеге очрашуда районның биш педагогы үсеп килүче буынны спорт һәм патриотик рухта тәрбияләү өчен Рәхмәт хатлары алды.
Эш сәфәре барышында алар "Жемчужина" бассейнына керделәр һәм анда өченче яшь төркемендәге актив кешеләр белән таныштылар, шулай ук Петропавел Бистәсендә булып, Николай Скоковның ат заводын карадылар.
"Бердәм Россия" партиясенең Яңа Чишмә җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова гражданнарны кабул итте. Халык тарафыннан бирелгән сорауларны ул шәхси контрольгә алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев