Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әдәмсә: авылның киләчәге бар

(Ахыры. Башы 2017 елның 10 февраль санында,№ 10)

2015 һәм 2016 елларда традицион Сабан туеннан тыш монда Авыл көне дә үткәргәннәр. Автолавка белән Акъярдан эшмәкәр килә. Әдәмсәнең хат ташучысы үз машинасында почта һәм азык-төлекләр алып килә, ә ФАП хезмәткәрләре авыраган кеше янына киләләр һәм ике атнага бер тапкыр график буенча патронажга баралар.
Авыл ФАП-ы
Фельдшер Таисия Суворова җирле ФАП белән инде 10 ел мөдирлек итә, аңа 3 ел акушерка Гөлфия Котова булыша. Авыруларны кабул итү өчен шартлар яхшы. Үткән елда ФАП-та тәрәзәләрне, линолеумны алыштырганнар, кайнар су бар, бина эче җылы.
Медиклар сөйләвенчә, 226 кеше диспансер исәптә тора (аерым авырулар буенча - 365). Халыкның күбесе гипертония авыруы белән авырый (127 кеше), икенче урында - шикәр авыруы (30 кеше), 3 урында - ИБС (20 кеше), 4 урында - онкология (9 кеше). Ашказаны җәрәхәте белән авыраучылар 11 кешедән 5 кешегә кимегән. Медиклар график буенча (һәм чакыру буенча да) бер яшькәчә балалар, күчереп йөртеп булмаган авырулар янына һәм бакташлыларга да барып йөриләр. ФАП тиешле дарулар белән тәэмин ителгән.
Шунысы яхшы, без хәзер монда икәү, ә элек мин үзем генә эшләдем, - дип сөйли Таисия. - Ә авыруларның үзләренең теләкләре - даруларны яздырып алу аларга Зирекле хастаханәсеннән түгел, ә РҮХ-дә уңайлырак.
Балалар балалар бакчасын һәм
мәктәпне яраталар
Үсеш алган Әдәмсәдә яшьләр кала, чөнки эш бар. 2016 елда монда яшәргә дип 23 кеше кайткан, 8 кеше киткән. Үткән елда 4 туй булган. Яшь гаиләләр йортлар төзиләр (2016 елда 4 йорт төзи башлаганнар), балалар тудыралар, хуҗалык алып баралар. Өч балалары булган күп балалы яшь гаиләләр - 9, бер гаилә 5 бала тәрбияли, гаиләгә тәрбиягә бала алган (4 бала) бер гаилә бар. 59 гаиләдә 18 яшькәчә булган балалар тәрбияләнә. 2016 елда 10 бала туган. Димәк, балалар күп икән, яңа балалар мәйданчыгы да кирәк дигән сүз, дип исәпли Любовь Котова, шулай булгач, 2017 елда грант программасында катнашырга кирәк. 12 гаилә 3 бала туганнан соң җир участогы алган. Чиратта тагы 4 гаилә тора, АҖ башкарма комитеты әлегә яраклы участокларны сайлый алмый. Җирле "Алсу" балалар бакчасына (мөдире Лилия Таһирова) 30 баланың барысы да йөри (9 хезмәткәр эшли). Балалар бакчасы бик күңелле тәэсирләр калдырды: уңайлы, матур, чиста, җылы, бойлерларда кайнар су - барлык шартлар тудырылган. Әмма ул яңа канализациягә һәм суүткәргечкә, сантехниканы алыштыруга мохтаҗ һәм бик тиздән бу эшләр башланачак.
Балалар бакчасындагы 6 бала 1 сыйныфка барачак, ә мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе ел саен кимендә 3-4 балага тулыландырыла. Җирле мәктәп бер ел элек аз комплектлыга әйләнгән, 9 сыйныф бетергән балаларын әти-әниләре шәһәргә укырга җибәрәләр яки алар күрше авыл мәктәбенә йөреп укыйлар. Аларның киләчәген кайгыртып, әлбәттә, әти-әниләр нык борчыла. Күпләр, мәктәп 11 еллык булса, авылда яшьләр дә күбрәк булыр иде, дип саный. "Безгә кайдан балалар табарга, кабат 10-11 сыйныфны ачтыру өчен кайсы авыл балаларын үгетләргә?" - дип баш ваталар биредә. Башлангыч сыйныфларда 32 бала, 5-9 сыйныфларда 25 бала укый. Педагоглар коллективы, нигездә, яшь, уртача яшь - 42. 11 укытучы 1 квалификация категориясенә ия.Соңгы елларда өлгереш һәм ГИА анализы белем бирү сыйфатының яхшыруын күрсәтә, ә ТДИ (ОГЭ) нәтиҗәләре математикадан өч ел рәттән күрсәткечләрнең уртача район һәм республиканыкыннан югары булуны дәлилли. Ике укытучы ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы оештырган конкурста грант откан, башлангыч сыйныф укытучысы Т.Л. Глинина - "Ел укытучысы - 2016" бәйгесенең муниципаль, зона турларында җиңеп, Казанда үткән финалында катнашкан. Ел саен мәктәп укучылары төрле олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңү яулыйлар, призлы урыннар алалар. 2016 елны Республика иҗат сәнгате конкурсының муниципаль этабында 4 беренче урынны,"Имин тәгәрмәч" яшь инспекторлар район конкурсында 1 урынны яулап, республика этабында финалга чыгучылар унлыгына кергәннәр (җитәкчеләре - физкультура укытучысы Илгизәр Гайнуллин), "Йолдызлык" фестивалендә 2 урынга чыкканнар. Инглиз, татар телләре, әдәбият, физкультура буенча муниципаль мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләре һәм призлы урыннар алучылары да бар.
2016 елны - баскетбол һәм волейбол буенча район турнирында, зона этабында мини-футбол буенча кызлар (малайлар - 3 урында) беренче урында. Спорт белән шөгыльләнү өчен мәктәп спорт залы кичләрен ачык, анда спорт секциясе эшли. Әйбәт җиһазланган иркен залда зона ярышларын да кабул итәләр.
Кышын авылда яшь спортчыларның әти-әниләре дә хоккей тартмасына боз катыруда ярдәм итәләр. Аларның иң активы 4 бала атасы Мингали Әхмәтов. Балалар да сынатмый: гыйнвар аенда үткән район турнирында яшь хоккейчылар 2 урынны яулаганнар.
Мәктәп музее да бай: авыл һәм мәктәп тарихын чагылдырган материаллар байтак.
Мәктәп 2017 елда мәктәпләргә капиталь ремонт программасына керер дип өметләнәләр, биредә линолеум, җылыту системасын, ишек-тәрәзәләрне алыштырасы бар.
Халык мәдәнияткә сусаган
Биредә АМЙ иске, 2016 елда аның ишек-тәрәзәсен алыштырганнар, яңа болдыр төзегәннәр, сәнгать җитәкчесе кабинетын ремонтлаганнар (бу урында әлегә кеше юк). Ел буена клуб эшләмәгән, элеккеге хезмәткәрләре китеп беткән. Август аенда яңа директор - Лидия Шакирова килгәч, эшләр җайлана төшкән. Хәзер план буенча календарьдагы бәйрәмнәр: Әниләр көне, Яңа ел һ.б. үткәрелеп килә. ҮКС-нан клубка әйбәт тавыш аппаратурасы бирелгән. "Зодоринка" бию түгәрәге оештырылган, анда чиратлашып балалар бакчасыннан зурраклар төркеме, укучы кыз балалар һәм эшче яшьләр йөри - шөгыльләнә. Икенче мәдәният учагы - ул авыл китапханәсе, аның фондында 120601 данә китап исәпләнә. Китапханә методисты Светлана Борисова 7 ел эшли, ул инициативалы белгеч, китап биреп тору белән генә чикләнми.
- АМЙ, мәктәп, балалар бакчасы белән бергәләп эшлибез, - дип сөйләде ул. - Укучылар белән мәктәптә Бөек Ватан сугышына багышланган "Геройларга мәңгелек дан" патриотик дәресләре, әдәплелек дәресләре, язучыларның юбилейлары уңаеннан әдәби кичәләр үткәрелә. Бакчага йөрүче балаларны балалар язучылары белән таныштырам. Балалар -безгә йөрүче иң актив китап укучылар. Биредә алар кызыклы китаплар алалар, өстәл уеннары уйныйлар, рәсем ясыйлар, конкурсларда һәм викториналарда катнашалар, "Незнайка" түгәрәгендә кул эшләре белән шөгыльләнәләр.
Китапханәдә туган як тарихы буенча "Үткән заман почмагы" оештырылган - ул кызыклы экспонатлары булган мини-музей (экспонатлар җыю дәвам итә). Китап сөючеләр өчен экскурсияләр, "Туган ягыңны беләсеңме?" дигән әңгәмәләр үткәрелә. Җирле автор (клуб директоры) Лидия Шакирова белән берлектә юбилярлар, тыл хезмәтчәннәре, үз хезмәтләре белән зур уңышларга ирешкән авыл кешеләре турында язмалар әзерләнә. Иң актив китап укучылар: Л.Х. Шакирова, Т.З. Шакирҗанова, Ф.Г. Ситдыйков, А.Я. Зиннуров, А.Ф. Борисов, Р.К. Фәттахов, балалар арасыннан - К. Борисова, Л. Шишкина, К. Иванова, Л. Степанова. Өлкән яшьтәгеләр өчен "Китап өйгә" дип аталган акция, юбилярларны котлап хәйрия ацияләре үткәрелә.
Әле тагын декабрь аеннан бирле пенсия яшендәге бер төркем хатын-кыз китапханәне үз иткән. Көн саен көндезге сәгать 2 белән 4 арасында килеп, алар биредә журналлар укыйлар, кул эшләре белән шөгыльләнәләр, лото уйныйлар яки сөйләшеп утыралар. Шулай итеп, аралашу клубы туган (аңа исем бирәсе бар), Светлана моңа бик шат. Китапханәче 8 мартка, Май чабу бәйрәменә һ.б. багышлап тематик кич утырулар уздыруны планлаштыра.
Җирле абунәчеләрнең иң популяр газеталары - "Яңа Чишмә хәбәрләре", чөнки авыл һәм район турындагы барлык яңалыкларны белергә мөмкин.
- Ике телдәге төрле басмалар буенча планны (450 данә) без һәрчак үтибез, - дип сөйли бүлекчә мөдире Рәзинә Морданова. Күпчелеге яңалыкларны күзәтәләр һәм шунда ук яздырып та алалар.
Яңа элемтә станциясе урнаштырганнан һәм линияләрне алыштырганнан соң халыкта 130 телефон ноктасы эшли. Саклык кассасына алар күрше Ленинога барып йөриләр, чөнки үзләренеке юк, тик ТКХ хезмәтләре өчен үз почталарында түлиләр. Без җирле кибетләрнең берсенә кереп чыктык (алар анда 5), товар юк, дип, халык зарланмый. Кирәклесе булмаса, заказ биреп була. Кибетләрнең эчендә бар да матур, заманча ясалган.
Мәчет
Татар Әдәмсәсендә беренче мәхәллә 19 гасыр башында булдырылган. 20 гасыр башында эшли башлаган мәчет 1823 елда төзелгән. Икенче мәхәллә яңа таш мәчет белән бергә 1909 елда ачылган, ул "болыннарны һәм җирне арендага бирү" хисабына төзелгән.
2002 елның 5 июлендә "Татсемсвекла" ГШП коллективы акчаларына (ген. директоры Р.А. Юнысов), авыл халкының химая ярдәме белән төзелгән яңа мәчет ачылган.
2016 елның декабреннән Хөснетдинов Исмәгыйль Гаян улы имам вазыйфасын йөкләгән, без монда килгән көнне ул әле инаугурация үтмәгән иде. Мәчеткә халык аз килә - 15-17 кеше генә намазга йөри, ә болай 5-6 кеше, яшьләр бөтенләй юк, дип зарланалар. Мәчет үз хисабына гына яши, ә ниндидер эшләр, әйтик төзекләндерү, мәдрәсә төзү өчен акча кирәк. 2017 елда бинаны Әдәмсә авылы мәхәлләсе милеге итеп күчерергә ниятлиләр, АҖ башкарма комитеты әлеге юнәлештә эшли.
Православие динендәге халык, авылда хәтта гыйбадәт йорты да юк, дип кайгыра. Бу мәсьәлә 2016 елның сентябрендә узган халык җыенында да күтәрелде, тик ... моның белән ныклап торып шөгыльләнерлек кеше әлегә табылмаган. Ә бит кайчандыр 1874 елдан алып 20 гасырның 30 нчы елларына чаклы авылда агач чиркәү эшләгән булган.
Авылда, нигездә, бар да яхшы икәнлеген белдек без. Халыкның бердәм булуы, хезмәтне сөю һәм максатчан эшләве аркасында алар вакыт белән бергә атлыйлар, тәҗрибә туплыйлар һәм бер үк вакытта искиткеч матур традицияләрне саклыйлар. Монда булганнан соң авылның перспективасы булуына ышанасың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев