Реклама
Җәмгыять
Әдәмсә авылында да чаң тавышы чыңлап торыр
3 октябрьдә Әдәмсәдә Казан Изге Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә чиркәү чаңын һәм гөмбәзен изгеләндерү чарасы булып үтте.
Аны Яңа Чишмә районы Благочинные Троица чиркәве башлыгы Семион атакай һәм райондагы башка чиркәүләрдән дин әһелләре үткәрде, чарага алар үзләренең мәхәллә кешеләре белән килгән иделәр.
Чиркәүдәге әлеге төп атрибутларны изгеләндергәннән соң чиркәү манарасына беренче итеп ике тонналы чаң, аннан кечерәкләре урнаштырылды. Эш алтын белән йөгертелгән гөмбәз һәм тәре урнаштыру белән төгәлләнде.
Изгеләндерү чарасында район башлыгы Вячеслав Козлов, район Советы аппараты җитәкчесе Илдар Фәйзуллин, авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл халкы катнашты. Семион атакай авыл халкына мөрәҗәгать итеп, чаң тавышының беркайчан да тынып калмавын, аларны бары изге эшләргә генә рухландыруын теләде.
Чиркәүне эчке һәм тышкы яклардан төзекләндерү эше дәвам иттерелә: Казан изге Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә чиркәүдә иконостас инде урнаштырылган. Чиркәү тирәсендәге территория дә яхшыртыла.
Лариса Федорова.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев