Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әдәмсә авылында кәрзиннәр ясаучы оста һөнәрче яши

Баксаң, кешеләр борынгы халык һөнәрләрен онытмаганнар икән.

Алар белән мавыгучылар әле дә бар. Шуларның берсе – талдан кәрзиннәр үрү остасы Әдәмсә авылында яши.

- Элек авылларда шундый осталар күп булган. Һәр йортта диярлек кәрзиннәр, ана казлар өчен бадьялар, балык тоту өчен җайланмалар (морда) ясаганнар, - ди язмабыз герое Разил Вавси улы Довлетов.

Ул һәм аның хатыны Рузилә Госман кызы табигый материалларны үз итәләр. Аларның зур һәм иркен йортлары да «сулыш ала», чөнки тулысынча агачтан ясалган.

 - Шәһәр фатиры кебек булмасын өчен, йортны махсус шундый итеп төзедем, - ди хуҗа.

Лаеклы ялга чыккач, монда күчеп кайтыр өчен йортны Рузилә апаның туган ягында торгызганнар (Разил абый - Башкортстан татары). Әдәмсәдә инде сигезенче ел гомер итәләр.

Түрдә бүлмә гөлләреннән торган матур яшел почмак - алар белән Рузилә апа мавыга. Чүлмәкләрнең берсе кувшин формасында үрелгән кашпога куелган. Бу Разил абый эше.

Әлеге йортның һәр почмагында табигать белән бәйләнеш сизелә. Җиһазларда һәм, гомумән, йортта яшел төс хөкемлек итә. Бер як диварны матур итеп тукылган ат рәсеме бизи, ә башкаларында - агач кисәкләрендә ясалган панно рәвешендә ел фасылларын сүрәтләгән пейзажлар.

Биек агач түшәм буялмаган. Эксклюзив - матур итеп кисеп - уеп ясалган артсыз агач урындыклар Кукмарада сатып алынган. Верандадагы дивар буена хуҗа агач белән тышланган тумба ясап куйган. Җәй көне Рузилә апа чүлмәкләрдәге гөлләрен һәм тартмаларга утырткан чәчәкләрне шунда чыгарып куя.

Заманча материаллардан да баш тартмыйлар: пөхтә мунчаның тышы һәм  өйдәге тәрәзәләр пластиктан. Хуҗалыкта тавыклар, казлар һәм үрдәкләр бар. Разил абый аларны үзе карый, авыл кешесе бит, ди ул.

Тал чыбыгыннан ул 35 яшендә беренче тапкыр үреп караган.

Аны моңа рухландыручы - әлеге эшнең зур остасы, абыйсы Данис. Бервакыт Разил абый туганын (ул Свердловск өлкәсенең Качканар шәһәрендә яши) кунакка - Түбән Кама янындагы дачасына чакыра. Дача участогы уйсулыкта урнашкан, абыйсы талларның күплеген күреп: «Бу бит чып-чын тал Клондайгы», - дигән. Шунда алар бергәләп тал чыбыкларын сындырганнар, эшкәрткәннәр һәм абыйсы аңа беренче дәресләр биргән. Үзенең иң беренче эшләнмәсен Разил абый бүгенгесе көнгә кадәр саклаган. Кечкенә кәрзин инде 30 ел элек ясалган, әмма аңардан әле дә тал исе килеп тора.

Элек-электән мондый кәрзиннәрдә азык-төлекләрне саклаганнар һәм бу тикмәгә генә түгел, тал аларга бозылмыйча озаграк сакланырга мөмкинлек бирә.

- Үрелгән кәрзиннәр белән кыр җиләге җыярга барабыз. Анда җиләк изелми һәм полиэтилен чиләктәгегә караганда озаграк бозылмыйча тора. Эшкәртергә тотынсаң - кәрзиндәге җиләк-җимешләр әле генә өзелгән кебек. Чөнки кәрзин табигый материалдан ясалган һәм аның эчендә һава «йөри».

Разил абый кул эшен бик теләп башкара, әмма илһам килсә генә, күпләп сату өчен түгел. «Коммерция белән шөгыльләнмибез», - дип елмая ул.

Кемгәдер заказ буенча эшләп бирә ала. Китаптан карап челтәрләп үрүне үзләштергән. Аны, хәтта, абыйсы да: «Укучы үз укытучысын узып киткән диярлек», - дип мактаган. Үз кулы белән ясалган матурлыкны Разил абый туган-тумачаларга, дус-танышларына бүләк итәргә ярата. «Нижнекамскнефтехим»да өлкән  аппаратчы булып эшләгәндә, сменада хезмәт куйган һәрбер кешедә диярлек (ә бу 50 кеше) аның эшләнмәләре бар. Аларның өенә килгән кеше дә бүләксез китмәячәк. Күптән түгел аларда Казаннан этнографик экспедиция кунакта булган, төшерү төркеме вәкилләренә дә төрле үрелгән әйберләр бүләк иткәннәр. Аның эшләнмәләрен авыл җирлеге башкарма комитеты бик теләп авылдагы, район үзәгендәге күргәзмәләргә дә ала. Өстәвенә, алар матур гына түгел, ә практик яктан яхшы да.

Кәрзин, тартмачык, ипи савытлары, абажурлар, җиләк - җимеш өчен вазалар, идәнгә куя һәм диварга элә торган кашполар, сәгать һәм портретлар өчен кояш формасындагы кысалар - хуҗалыкта барысына да урын табылачак. Мондый вазалардагы җиләк-җимешләр теләсә нинди бәйрәм өстәлен бизиячәк, үрелгән кәрзингә салынган бүләк тә матуррак күренә. Хәтта йорттагы чәчәк  түтәленең кырые да тал чыбыгыннан үреп ясалган.

Разил абыйның «остаханәсе» урамда. Ул - казан белән тимер мичтән һәм  өстәлдән гыйбарәт. Кирәкле кораллары да күп, алар арасында - «щемилка», «бокорез», без, пычак, ыргаклар бар.

- Тормыш иптәшегез сезнең шөгылегезне хуплыймы соң?

- Әлбәттә, тик шарт белән - өйдә чүпләмәскә куша, - дип көлә Разил абый, калдыкларның күп булуын аңлатып. Шуңа күрә кышын, әгәр нәрсә дә булса ясыйсым килсә, мунча ягам.

Тал чыбыкларын кайнар суда 15 минут тоткач, эшкә керешәм.

 Баксаң, талны каерысыннан аеру өчен аны бер сәгать буе кайнатырга кирәк икән. Чыбыкларны язын, көзен яки кыштан әзерләсәң яхшырак, ул чакта эшләнмә нык булачак. Җәйге материал ярамый, чөнки ботаклар әле үсә генә. Ныграк булсын өчен тышкы ягын агач лагы белән эшкәртергә кирәк.

- Материал әзерләү күп вакытны ала, ә уртача күләмле кәрзинне мин ике сәгать эчендә ясыйм, - ди оста.

Ул әлегә үз шедеврын ясамаган, әмма хыялы бар.

- Әлбәттә, Данис абый кебек булырга ерак әле. Ул иҗат иткән барлык әйберләр - сәнгать әсәре. Ул бу эш белән күп еллар һәм даими шөгыльләнә.

Узган ел мин «Болгар радиосы»ннан Бөтенроссия онлайн-конкурс турында очраклы гына ишеткән идем. Анда «Халык һөнәре: талдан ясалган әйберләр»  номинациясе бар иде. Абыйдан үз эшләренең видеосын җибәрүен сорадым. Ул үзенең шәһәр музее өчен әйберләр ясаган иде. Һәм ул алар белән Россия буенча 2 нче урынны алды. Качканар музеенда хәтта аның кул эшләре залы да бар.

Гомумән, абый -  күпкырлы шәхес. Ул ТНВ тапшыруларында шигъри автор буларак еш кунак. Аның берничә китабы бар. Спортчы, гомере буе чаңгы марафонында йөгерде.

Разил абый фоторәсемнәрне күрсәтте. Данис абыйның эшләнмәләре төсле орнаментлы. Әмма һәркайсы пумаласыз һәм буяулардан башка ясалган. Тал чыбыкларының төсләре күп, ул аларны җентекләп сайлый: сары, аксыл көрән, яшел, гәрәбә, ачык һәм карасу - көрән төстә. Нәтиҗәдә искиткеч нәрсәләр килеп чыккан - сокланырлык! (сайтта карагыз). Бигрәк тә песи ятагы бик матур. Разил абый үз Барсигы өчен дә шундыйны ясарга хыяллана.

Хатыны белән бергә гомер итүләренә 18 ел икән. Нижнекамскнефтехим шифаханәсендә танышканнар, икесе дә шул предприятиедә эшләгәннәр. Ул вакытта икесе дә тол калган булганнар, балалары инде үскән. Разил абыйның ике улы һәм кызы, Рузилә апаның ике улы бар. Икесенә сигез онык: өлкәненә 21 яшь, кечкенәсенә ике яшь ярым. Аларның барысы да өйдә еш кунак.

Әдәмсәгә күченеп кайткач, авыл тормышында  алар актив катнашучылар икән -төзекләндерү (өмәләр, территорияне чабу, зиратка койма урнаштыру, мәчеттәге төзелеш эшләре), мәдәни тормыш. Рузилә апа «Өченче яшь» спартакиадасы активисты, йөгерү буенча җиңүче һәм йөзү буенча муниципаль этап призеры, Казанда үткән дартс буенча ярышта бронза призер.

Икесе дә «Балкыш» фестивалендә катнаша. Клубка репетицияләргә йөриләр, авыл һәм районда сәхнәдән чыгыш ясыйлар. Рузилә апа ансамбльдә җырлый, Разил абый гармунда да уйный.

Яңа ел алдыннан аларның ишегалды кар шәһәрчекләре конкурсында 1 урынны яулаган иде.

Рузилә апа сәйләннән бик матур муенсалар ясау белән дә шөгыльләнә. Искиткеч матур, кыйммәтле бизәнү әйберләре шикелле. Бу - эксклюзив, чөнки бизәкне ул үзе уйлап чыгара.

Рузилә апа туган-тумачаларын, дусларын, танышларын бәйләгән оекбашлар һәм тапочкалар белән тәэмин итә, ә татар кухнясында – менә дигән оста куллы кеше.

Барлык авыл халкы кебек үк, бакча, теплица, бакча чәчәкләре белән шөгыльләнәләр.


Шулай итеп, укучыларыбызны бу кызыклы, мавыгучан кешеләр белән таныштыруыбыз килеп чыккандыр һәм сезгә дә  файдалы булыр дип өметләнәбез.




















































































































































































































































































































 

Рузилә апа сәйләннән бик матур муенсалар ясау белән дә шөгыльләнә. Искиткеч матур, кыйммәтле бизәнү әйберләре шикелле. Бу - эксклюзив, чөнки бизәкне ул үзе уйлап чыгара. Рузилә апа туган-тумачаларын, дусларын, танышларын бәйләгән оекбашлар һәм тапочкалар белән тәэмин итә, ә татар кухнясында – менә дигән оста куллы кеше. Барлык авыл халкы кебек үк, бакча, теплица, бакча чәчәкләре белән шөгыльләнәләр.

Шулай итеп, укучыларыбызны бу кызыклы, мавыгучан кешеләр белән таныштыруыбыз килеп чыккандыр һәм сезгә дә  файдалы булыр дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев