Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әдәмсә авылында урам бәйрәме узды

23 июль көнне, Әдәмсә авылында Аръяк урамы бәйрәме узды. Бик күңелле, бик матур истәлекле бәйрәм булды.

Чара бәйрәм кунакларының җыр-биюләре, төрле милли уеннар  белән чиратлашып барды. Шул рәвешле өлкәннәр яшьлекләрен искә алды.  Файрушин Марат  үзенең матур җырлары белән авыл халкына күңелле ял минутлары бүләк итте. Бәйрәм түгәрәк өстәл артында чәй эчү белән тәмамланды.
Барлык кунаклар да, тамашачылар да бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар. Алдагы елларда да исән-сау булып, еллар имин булып, туганнар, күршеләр, сыйныфташлар, урамдашлар, гомумән, авылдашлар белән ешрак очрашып яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев