Әдәмсә авылыннан Николай һәм Татьяна Горюшиннар егерме ел элек туган ягына кайтуларына бер дә үкенмиләр
Намуслы, хезмәт сөючән, актив гаилә авылдашлары арасында хөрмәт һәм абруй казанган.
Аларның йортлары ерактарак торса да, авыл кешеләре хуҗаларга еш кына нинди дә булса кирәк-яраклар артыннан килә. Әңгәмәбез булырга тиешле көндә авыл ирләре, елга аша чыгу юлын төзәтү өчен, Николай Петровичтан гидрокостюм алырга килгән иделәр. Николай һәм Татьяна Горюшиннар гаилә башлыгының туган авылында инде 23 ел гомер итә. Бирегә алар Төмән өлкәсендә урнашкан кечкенә генә Урай шәһәреннән кайтканнар. Чит якта яхшы урнашкан булганнар - андагы кешеләр дә әйбәт, яраткан эшләре, зур фатир, дачалары да булган, тик, туган якны сагыну аларны Николайның туган авылына кайтырга мәҗбүр иткән. Гаилә башлыгы моның турында сөйләгәндә Грибоедовның шигъри юлларын исенә төшерә: «Ватанның төтене дә татлы һәм якын».
Ә чит якка китәр алдыннан яшь Горюшиннар урман хуҗалыгы техникумын тәмамлап, Әдәмсә авылына кайткан булганнар.
Урман Горюшиннарны һәрвакыт үзенә тарткан, дип әйтеп була. Николай һәм Татьяна кечкенәдән үк урманчы булырга хыялланганнар. «Без урман кешеләре», - диләр алар үзләре турында. Уткән гасырның 70 нче елларында бу белгечлек бик дәрәҗәле саналган. Татьяна Чуашстанда леспромхоз авылында яшәгән, аның әтисе урман технигы булып эшләгән. Николай исә Өргәнчә урманчылыгына кергән матур Әдәмсә урманнарында йөреп үскән. Ул Лубян урман хуҗалыгы техникумына укырга керергә ниятли, әмма поселокны кинәт карантинга ябалар. «Өйгә җәяү кайттым. Михаил Ломоносов кебек» - дип көлә Николай. Аннан соң ул Чуашстандагы Мариинский Посад шәһәрендә шундый ук техникумны тәмамлый, Татьяна анда бер елга соңрак укырга керә.
Әдәмсәгә кайткач, «урман мастерлары» (ул чакта белгечлекләре шулай аталган), җиң сызганып, алган белемнәрен куллана башлыйлар. Татьяна Өргәнчә урманчылыгының урман культуралары питомнигында эшли, орлыклардан агач үсентеләре үстерә. Икесе дә үз эшләрен яратып башкаралар.
Алдагы көннәрдә дә авылда яшәп, эшләгән булырлар иде, әмма аларны Татьянаның бертуган абыйсы Төмән өлкәсенә чакыртып ала. Төньяк булса да, ул перспективалы төбәк, анда урманчылык белгечлеге буенча эш тә бар дип ышандыра. Ул вакытка, урманнарга бай булган Урай шәһәренә Чуашстаннан Татьянаның әти-әнисе һәм энесе күченеп киткән була. Алар ике балалы яшь гаиләне үзләре янына килергә үгетлиләр.
Төньяк шартлары кырыс: ул чакта юллар әле булмаган, дөнья белән элемтә - елга буйлап яки самолет белән. Кыш көне 40 градуслы салкыннар, озын төннәр һәм кыска көннәр һәм, киресенчә. - Кояш әле баткан гына була, ә 15-20 минуттан соң карыйсың, инде яңадан чыга, - дип искә ала Николай. Әмма алар күнделәр, олы балалары (кыз һәм малай) мәктәпкә, төньякта туган уллары балалар бакчасына йөргәннәр.
Үзләре сал агызу, агач әзерләү, агач эшкәртүдә, нефть промыселында эшләгәннәр.
Тик ... Николай гел еракларда калган туган ягын сагынган. «Урайда ничек кенә яхшы булмасын, мин һәрвакыт үз авылыма кайтырга хыялландым!» - диде ул.
Кайту теләге көннән-көн зурая барган, шуңа күрә моның турында карар бик тиз кабул ителгән. Горюшиннар тормышны яңадан башларга кирәк булса да, туган авылларына әйләнеп кайтканнар. Баштан бакыйлыкка күчкән әти-әниләренең йортында яшәгәннәр, эш тапканнар, аннан соң инде әкренләп яңа йорт төзүгә дә керешкәннәр. 90 нчы елларда төзелеш материалларына кытлык булганда, хезмәт хакы түләнмәгәндә, төзелешкә шактый гына көч һзм хезмәт сарыф ителгән. Николай өенә кайтып кермичә, көне-төне урманчылыкта эшләгәнгә күрә, төзелешне оештыру Татьяна җилкәсенә төшкән. Материал табу, кирәкле кешеләр белән сөйләшү һәм алар белән килешү аның өстендә булган. Йортны Николай ял көннәрендә уллары белән бергә төзегән, барысын да алар үзләре булдыра диярлек, диварларны күтәрер өчен генә тезүчеләрне яллыйлар.
Николай йорт урынын бик күптән карап куйган икән. Аның төньякка киткәнче үк шул урында йорт салу нияте булган. Ә урыны, чыннан да, бик шәп: башка йортлардан бераз ераграк булуга карамастан, елга буенда, матур җирдә урнашкан. Тәрәзәләрдән урман белән капланган тау өсте күренеп тора. Җирне алганда, монда бушлык иде, хәтта иске бүкәннәрне дә тартып чыгарырга туры килгән. Аның каравы хәзер монда матур төзекләндерелгән йорт тора.
Эшләр дәвам итә, якындагы планнарда – сантехника урнаштыру. Аннары нәрсә булыр, дигән сорауга Николай «сугыш планны үзе күрсәтәчәк» дип шаяртып җавап бирде. Хәзер аның вакыты күп, 1 ноябрьдән ул пенсиягә чыккан. Күчкәч башта урманчылыкта эшләгән, ул таркалгач - нефтьчеләрдә, гаражда каравылчы булган, Татьяна алты ел сатучы һәм шул кадәр үк мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшләгән.
Авылда үсү, әлбәттә, зур хуҗалык тотуга ярдәм иткән. Татьяна кечкенәдән йорт куяннарын карарга ярата. Яшь куяннарны авылдашлары килеп ала.
- Сыер, бозау, дуңгызлар, казлар, тавыклар, ике теплица, - дип санап китте Татьяна, бер бакча кәбестә, чөнки гаиләдәгеләр кабестәдән пешергән ризыкларны яратып ашый.
Татьяна пешерергә ярата һәм тәмле пешерә, ул 6 разрядлы пешекче. Түбән Камадан балалар һәм оныклары кайткан вакытта, аларны иң яраткан ризыкларын әзерләп каршы ала. Зур гаилә өстәл артына сыйсын өчен, махсус өстәлгә заказ биргәннәр, ә улы матур агач эскәмияләр ясаган.
Башка туганнары да кунакка килгәндә, биредә, һичшиксез, рус халык җырлары яңгырый, чөнки Николай ягыннан барысы да җырлый: ул үзе, апасы, балалары. Ул - ачык күңелле кеше, шаяртып күңел ачарга ярата.
Өйләре башкалардан ераграк урнашкан булса да, монда кешеләр һәрвакыт килеп тора. – Бездә ике-өч кеше булса, бу әле аз диярлек. Йә Николайның күптәнге дусты килә, йә минем дус кызым, кемдер сөт алырга, яздан-үсентеләр, куяннар артыннан киләләр. Бездә ишек ябылмый, телефон да гел шалтырап тора. Төзелеш башланганда, иптәш хатыным: «Нигә бу урынны сайладыгыз, сезгә монда берәү дә килмәячәк», - дип әйтә иде, ди Татьяна.
Тик «Кешене урын аруландырмый, кеше урынны аруландыра», - диләр. Гади, киң күңелле, ачык йөзле кешеләргә күңел үзе тартыла. Авыл халкы аларны кешеләргә карата битараф булмаулары, ярдәмчел, бөтен авылга кагыла торган эшләргә җаваплы карый белгәннәре өчен хөрмәт итә.
2017 елда Әдәмсәдә Православие чиркәве төзергә карар кылалар һәм Татьянаны иганәчеләрдән матди ярдәм җыюда катнашырга сорыйлар. Ә чиркәүне төзи башлагач, баш хисапчы һәм төзелеш казначысы вазыйфаларын йөклиләр.
- Бик курыктым, берни дә белми идем бит. Барысына да, шул исәптән компьютер программалары белән эшләүгә өйрәнергә туры килде. Шулкадәр дулкынландым. Исәп-хисап счеты аша миллионлаган акчалар үтте бит. Бу бит бик зур җаваплылык, - дип искә ала ул. – Моның өчен берни дә түләмәделәр, җәмәгать башлангычларында эшләдек. Күпме яшь түгелде. Кайчагында барысын да ташлыйсы килде, тик ирем: «Сабыр ит, чөнки моның белән дә кемдер шөгыльләнергә тиеш бит», -дип үгетләде.
Хәзер Татьяна Михайловна, элеккегечә кебек үк, чиркәү керемнәре һәм чыгымнары исәбен алып бара һәм бернинди түләүсез чиркәү лавкасы белән җитәкчелек итә. Чиркәүгә йөрүче хатын-кызлар белән бергәләп, алар анда җыештыралар, бәйрәмнәр алдыннан чиркәүне тәртипкә китерәләр, урамдагы клумбаларны чистарталар һ.б. Николай һәм башка ир-атлар аларга булышып торалар: кар чистарталар, чүп үләннәрен чабалар һ. б.
Бу юнәлешне Татьяна күңел теләге буенча сайлый. Ышаныч аңа тормышның бормалы юлларында көч, өмет һәм таяныч бирә. Ә бит ул, кызганычка каршы, шатлыклардан гына тормый. Апрель аенда Горюшиннарның олы улы вафат була һәм бу бәла килеп чыкканда, Татьяна вылдашларының үзенә ярдәм итүләрен тоеп яшәгән. Кешеләр нык ярдәм иткәннәр, үз теләкләре белән килеп, рухи яктан да, матди яктан да булышканнар, кулларыннан килгәнчә кайгыларын уртаклашканнар.
- Мондый ярдәмне күргәнем юк иде әле һәм, мөгаен, бүтән беркайда да күрмәячәкмен, - ди ул. - Барысы да, хәтта, мулла да үз эшләрен ташлап килде. Боларның барысы да юкка гына булмагандыр, чөнки без үзебез дә кешеләргә, кирәк булса, булышырга тырышабыз, беркайчан да ярдәм итүдән баш тартмыйбыз.
Ир белән хатын 43 ел бергә гомер итә, аларның бер-берсенә карата мөнәсәбәтләреннән өйрәнеп тә була. – Гомерем буена миңа бер генә начар сүз дә әйткәне булмады, - ди Татьяна ире турында. Николайга исә әтисе үрнәк иде, ул да әнисенә карата әйбәт булган, аңа һәрвакыт ярдәм иткән. Николайның тормыш иптәшенә булган сакчыл карашы турында аның Татьянаны хуҗалыктагы авыр эшләрдән азат итүе дә сөйли. «Мин сыер саварга гына чыгам», - ди Татьяна.
Алар бер-берсен тапкан ике яр. Бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар, өйдә тынычлык һәм татулык хөкем сөрә.
Әти-әниләре икесен дә хезмәт сөючәнлеккә өйрәтеп тәрбияләгәннәр. Моны хезмәт кенәгәләрендә Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, премияләр турындагы язулар дәлилли. Николайның абыйсы, мәсәлән, «Россиянең атказанган шахтеры», аның үзенә дә бөтен җирдә җитештерү процессы һәм эш звенолары белән җитәкчелек итүне ышанып тапшырганнар, чөнки ул - җаваплы хезмәткәр.
– Балалар - үз әти-әниләренең чагылышы ул, үзләре нинди булган, безне дә шулай тәрбияләгәннәр - ди Татьяна. - Үзеңне-үзең мактап сөйләү яхшы түгел, кыска гына әйткәндә, без - гади хезмәт кешеләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев