Әдәмсәдә яшәүче ирле-хатынлы Рамил һәм Наилә Гатауллиннар авылдан читкә китмичә, үз тормышларын авыл белән бәйләгәннәр
Узган ел алар бергә яшәүләренең 30 еллыгын билгеләп үткәннәр. Рамил тумышы белән Әдәмсәдән, ә Наилә Красный Октябрь поселогыннан.
Наиләнең әтисе ТҖХда баш агроном, әнисе - хисапчы, ферма мөдире булып эшләгән. Икесе дә авыл кешеләре, авыл хезмәтен яратканнар. Әйтик, 90 нчы елларда СПК кертелә башлагач, Наилнең әтисе аны актив төстә оештыра башлаган. Моның белән илһамланып, барлык техниканы сатып ала һәм эшкә керешә.
Кияүгә чыккач, Наилә кунакчыл, тату гаиләгә эләгә. «Каенатам Сәмигулла минем өчен һәрчак үрнәк булып торды», - ди ул.
- 40 яшендә ул тулысынча аякларын югалткан, әмма тулы канлы тормыш алып баруын дәвам иткән. Күз алдына китерәсездер, бер аякта һәм протезда өйдәге һәм хуҗалыктагы барлык эшләрне эшли. Печән чапканда да башкалардан алда барды. Безнең белән бергә колхоз кырындагы чөгендер дә эшкәртте, көрәк белән бәрәңге дә казыды. Утырып тормады, еламады, зарланмады, ә башкалар белән бертигез эшләде. Хәтта, киресенчә, әйдәп баручы булды. Кырда эшләгәндә без кайчакта төшке аштан соң күләгәдә ял итәр өчен урын эзлибез, ә ул бу вакытта да эшсез тора алмый: чалгыны үткәрә, җайлый. Менә нинди ихтыяр көченә ия кеше иде!
Бакыйлыкка күчкәнче аның каенатасы һәм каенанасы Өммегөлсем актив кешеләр була, олы яшьтә булуларына карамастан, өйдәге эшләрне башкарганнар. Тормыш иптәше Сәмигулла ага өчен һәрчак ышанычлы терәк була: шатлыкта да, кайгыда да, авырап киткәч тә. Ампутация алдыннан хастаханәләрдә ятканда, балалары әле урнашмаган була, аңа туганнары ярдәм иткән һәм һәр эштә булышкан. «Бу гаиләдә дуслык, туганнар арасында ярдәмләшү, үзара аңлашу көчле», - ди Наилә. Әби-бабай йортында оныклары Алия һәм Рифат (Рамил һәм Наиләнең балалары) үскән, туганнарның тату-дус булып яшәүләре шушы оныклар өчен дә үрнәк булган.
Сәмигулла белән Өммегөлсем дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, барысы да үз урыннарын тапкан.
Рамил армиядән соң 1984 елда Әдәмсәгә кайта. Ул елларда авыл яшьләре күпләп шәһәргә китсә дә, егет китми, Архангел нефть ятмасына эшкә урнаша. Шул вакыттан бирле 38 ел вакыт узган, Рамил Сәмигулла улы нефть тармагында үз белгечлеге - нефть промыселлары энергосервисы буенча эшләвен дәвам итә. 2011 елда аңа «ТРның атказанган энергетигы» исеме бирелгән. Күкрәк билгесен аңа Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырган.
Наилә 37 ел Әдәмсә мәктәбендә химия һәм биология укытучысы булып эшләгән, бирегә Казан педагогика институтыннан соң билгеләнү буенча килгән. Әдәмсә мәктәбендә иң яхшы вәкилләр белән эшләү бәхете насыйп була аңа. - Кемнән үрнәк алыр, кемнән өйрәнер кешем бар иде, - дип искә ала Наилә Борисовна. Инде өч елдан сәләтле яшь укытучыга завуч вазыйфасын ышанып тапшыралар. 27 ел дәвамында бу вазыйфада Наилә Борисовна биш мәктәп директоры белән эшләп, зур тәҗрибә туплый.
- Аларның берсе дә: «Безгә завучны да алыштырырга түгелме?» дип тәкъдим итмәде - дип көлә ул.
Пенсиягә алты ел элек чыккан, тик бер көн дә ял итмәгән. Әдәмсәдән тыш, күрше авыл мәктәпләрендә дә дәресләр алып бара. Наилә Борисовнаның «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе, РФ һәм ТР Мактау грамоталары бар.
Иренең апасы Тәскирә дә укытучы, күп еллар Наиләнең хезмәттәше булган, икенче сеңлесе Гөлүсә «Агро-Основа» ҖЧҖдә эшли, «ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеменә ия. Яшьләр дә өлкәннәрдән калышмый: Рифат КАИ тәмамлаган һәм Горбунов исемендәге НПОда әйдәп баручы конструктор, ә Алия КФУдан соң ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында эшли.
- Эшкә дә кешеләр аркылы түгел, үзләре урнаштылар, үзләре теләделәр, үзләре тапты, без берни белән дә булышмадык, - дип сөйли Наилә.
Ир белән хатын яши торган ике катлы яңа йорт гомуми гаилә советында төзергә карар кылынган. Йорт зур гаилә өчен уйланылган, һәркемнең анда үз почмагы булсын, дип. Сәмигулла бабай 2014 елда өй туена кадәр бик аз гына яшәгән, хатыны биш ел элек вафат булган. Алия белән Рифат ул чакта киткән булганнар. Әмма элеккеге йорт бушап калмый, анда сеңлесе Гөлүсә калган.
Аның каравы яңа йортка ата-ана йортының традицияләре күчкән. Өй ишекләре кунаклар, балалар, туганнар өчен һәрчак ачык. Әлегә онык бер генә, аны Алия бүләк иткән, апрельдә Рифат өйләнгән. Урыннар барысына да җитәчәк: зур кухня, зал, икенче катта ике йокы бүлмәсе. Зал уртасында ике түгәрәк өстәл - кунаклар килсә бер өстәл генә җитми. Туган көннәрен, Әниләр көнен, Энергетиклар, нефтьчеләр, Укытучылар көнен һәм башка бәйрәмнәрне билгеләп үтәләр. Менә күптән түгел Рамилнең 60 яшьлеген билгеләп үткәннәр. Табынның иң мөһим ризыгы - бәлеш. Наилә әзерли белә һәм ярата. Моңа ул әнисеннән, аннан каенанасыннан өйрәнгән.
Авыл кешесе буларак, һәрвакыт мал-туар асрыйлар. Хәзер ул зур түгел - сыер, үгез, бозау, тавыклар һәм умарталары бар. Аларны өчәү карыйлар: Рамил, Наилә, каенсеңел. Бергәләп бакча эшкәртәләр. Ике катлы йорт янында бакча да бар. Наилә тегү, бәйләү, чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнә, китаплар укый. Мәктәптә эшләү сәбәпле, яраткан шөгыльгә вакыт аз кала ди.
- Барысын да укыйм: газеталар-журналлар, китапханәдән китаплар алам, – Яшьтән үк китаплар укырга яраттым, балаларны да моңа җәлеп иттем. Әлбәттә, көндез вакыт юк, шуңа күрә төнлә укыйм, - ди ул.
Кайчагында хәтта китапны үземнән дә яшереп куям. Югыйсә, мин аны күрсәм, төнлә булса да укыйм. Йоклыйсым килсә дә.
Рамил буш вакытында үз техникасын: автомобиль һәм тракторын тәртипкә китерергә ярата. Өйдәге электр приборларын төзәтү һәм башка иратлар эшендә проблемалар юк: Рамил барысын да белә. Иремне бик хөрмәт итәм, ди Наилә: «Без ирешкәннең барысы да ансат кына, үзеннән-үзе генә килеп тумады, димәк, ирем - эшчән, максатчан һәм оста куллы кеше». Рамил дә хатыны турында җылы итеп: «Аның кебекләр башка юк!», ди. Алар бер-берсенә ярдәм итеп, тату гына гомер итәләр.
- Зур йортта үзегезгә генә күңелсез түгелме?
- Күңелсезләнергә вакыт юк. Икебез дә эштә, ял көннәрендә эш көннәрендә эшләп өлгермәгәнне эшлибез. Ял көннәрендә әни янына Красный Октябрьгә барырга кирәк. Без хәзер үткән тормышыбызга йомгак ясар яшькә җиттек һәм ул безне сөендерә, дип әйтә алам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев