Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Дөньяда иң мөһиме - ул безнең балалар»

Әниләр көне алдыннан ЗАГС бүлегендә үткән бәйрәмдә бәхетле яшь парлар бик күп иде. Аларны тантаналы рәвештә ана капиталына сертификатлар тапшыру өчен чакырдылар.


Бу бәйрәм ирләре, өлкән балалары һәм күптән түгел туган икенче сабыйлары белән алты яшь әнине бергә җыйды.
Котлау сүзләре белән аларга хатын-кызлар советы рәисе, район башлыгы урынбасары Надежда Попкова, ТР Яңа Чишмә районында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Мартышова мөрәҗәгать иттеләр, ә бәйрәмне алып баручылар ана сертификатын куллану мөмкинлекләре турында искә төшерделәр.
Россия Пенсия фондының баш белгече Елена Закирова бу документны Наталья Галкинага, Светлана Жихарева, Регина Калмыкова, Анастасия Лобанова, Анна Хлопунова, Альбина Улитиналарга тапшырды. Барлык әниләргә чәчәк бәйләмнәре, ә өлкән балаларга йомшак уенчык һәм шоколад бүләк иттеләр. Сабыйларның һәм аларның әти-әниләренең канәгать булуы йөзләренә чыккан иде, алар хөрмәтенә шундый матур бәйрәм оештыру күңелләренә хуш килгән.
Документ тапшыру тантанасы район мәдәният йорты артистлары башкаруында «Иң мөһиме – ул безнең балалар» дигән җыр, ә әниләр көненә багышланган барлык чара чакырылган яшь гаиләләрнең өлкән буын әниләр белән бергәләп фотога төшүе белән тәмамлады.

Ольга ИВАНОВА.
Башка фотоларны безнең novoshishminsk.ru
сайтында карагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев