12 декабрьдә Яңа Чишмә мәктәбендә "Дөньяга елмаю бүләк ит" дип аталган очрашу булып үтте, дип хәбәр итте редакциягә директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Ирина Иляшкина.
Концертта катнашучылар бәйрәмне әлеге җыр сүзләре белән башлап җибәрделәр.
Безнең мәктәптә 3 бала: Алексей Писоцкий һәм Николай Улитин өйдә генә белем алалар, ә Варвара Финагентова мәктәптә укып, мәктәп программасын уңышлы гына үзләштерә. Варя гадәти укучы тормышы белән яши, ул башка 1 сыйныф укучылары кебек үк, безнең мәктәп тормышына кушылды. Без бу кызны шат йөзле, актив, аралашучан итеп күрәбез. Күптән түгел ул рәсемнәр конкурсында катнашты һәм муниципаль дәрәҗәдә 1 урын яулады, балалар иҗат үзәге грамотасы белән билгеләп үтелде. Концертта Варвара бик матур шигырь сөйләде, аның шигыре йөрәкләрне тетрәндерде, балалар таң калып тыңладылар, ә без, зурлар, хәтта елап та алдык.
Николай (4 сыйныфта укый) тамашачыларга игелек турында шигырь укыды. Хисләнеп, дулкынландыргыч итеп чыгыш ясап, ул тамашачыларны тетрәндерде һәм көчле алкышларга күмелде, аңа татлы приз да тапшырылды.
Кызганычка каршы, 1 сыйныфта укучы укучыбыз - Алексей концертта катнаша алмады. Бу көнне ул республика клиник хастаханәсенә дәваланырга киткән иде, тик без Алексей белән һичшиксез очрашып, сөйләшәчәкбез, мәктәп коллективы әзерләгән бүләкне дә тапшырачакбыз.
Безнең "Укучыларның Россия хәрәкәте" дип аталган оешманың мәктәп һәм район активистлары мөмкинлекләре чикле кешеләр ункөнлегенә багышланган очрашуны әзерләүгә һәм үткәрүгә җитди һәм җаваплы карадылар. Алар җырлар, шигырьләр, барлык катнашучылар өчен конкурслар, күңелле танцминутлар, төрле биюләр әзерләшергә булыштылар. Ш. Сәхәбиев оста итеп баянда уйнады, К. Исхакова матур итеп җырлады, М. Малышева әниләр өчен шигырь сөйләде, хор башкаруында "Әни" җыры яңгырады.
А. Савельева, М. Макарова, К. Байрачная алып барган бәйрәм бик күңелле, креатив булды. Шунысын да әйтергә кирәк, без мондый балаларга декабрь ункөнлегендә генә түгел, һәр көнне аерым игътибар итәбез. Безнең дуслык көннән-көн ныгый бара.
Без - бергә! Катнашучыларның барысы да уңай тәэсирләр алдылар.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев