Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дөньяны матурлык коткара

Без Яңа Чишмә интернат-йортында яшәүчеләр турында язмалар циклын дәвам итәбез. Бүген сүзебез иҗади шәхесләр турында. Шуларның берсе - 63 яшьлек Талова Валентина Ивановна. Ул Оренбург өлкәсенең мамык шәлләр бәйләү осталары яшәгән Орск шәһәрендә туып үскән. Валентина Ивановна да бик матур шәлләр, челтәр шәлләр, оекбашлар, башка әйберләр бәйли. Социаль эшләр буенча...

Без Яңа Чишмә интернат-йортында яшәүчеләр турында язмалар циклын дәвам итәбез. Бүген сүзебез иҗади шәхесләр турында. Шуларның берсе - 63 яшьлек Талова Валентина Ивановна.

Ул Оренбург өлкәсенең мамык шәлләр бәйләү осталары яшәгән Орск шәһәрендә туып үскән. Валентина Ивановна да бик матур шәлләр, челтәр шәлләр, оекбашлар, башка әйберләр бәйли.
Социаль эшләр буенча белгеч Гүзәл Мостафина белән без аны интернатта эшләүченең кызына челтәрләп мамык кыек шәл бәйләгән чагында күрдек. -Ул инде барыбызга да нидер бәйләп бирде, - диделәр анда эшләүчеләр.
-Элегрәк мин бер атнада дүртәр челтәр шәл бәйли идем. Үзем эрләдем, үзем бәйләдем. Аям да, эрләгечем дә бар. Бәйләү машинам да бар иде, тик мин кул белән бәйләргә яратам. Үзем белгәнне бирле бәйлим. Башта әнием, аннан кайнанам өйрәтте, бу сәнгатькә өйрәткәне өчен аңа бик рәхмәтлемен. Мин шуны беләм, кулым эшләгәндә әле бәйләячәкмен.
-Ул бернигә дә карамый, бәйләвен белә, -ди социаль эшләр буенча белгеч Гүзәл Мостафина. -Беләсезме, китап укыганда да бәйли ала ул.
-Китап укудан да, бәйләүдән дә рәхәтлек аласың, кәеф күтәрелеп китә, -дип аңлата Валентина Ивановна. -Тик кенә утырырга күнекмәгән. Телевизор карау да туйдыра. Кул эше тоту - мине сагышланудан, начар уйлардан коткара. Бу мавыгуым булмаса, мин ямансулап, эчем пошар иде.
Гүзәл әйтүенчә, Валентина Ивановна аны да иҗатка җәлеп итә, аның көн саен яңа идеялары туып тора икән. Махсус журналлар сатып алып, алардан өйрәнеп нидер тегә, ясый, әйтик, иске туннардан уенчыклар тегә икән. Ул бәйли дә, тегә дә белә - сорасаң, бер дә баш тартмый. Бик оста кеше инде, - ди белгеч.
-Журналда кызыклы әйбер күрсәм, шунда ук ясыйсым килә башлый. Ясамыйча тынычланмыйм. Журналлардан гына алмыйм, үземнең башымны да эшләтәм, - дип сөйли Валентина Ивановна. Гүзәллекне тою хисе аңа бер минут та тынгылык бирми: матурлык тудыргач - күңеленә рәхәт булып китә, бүлмә гөлләре үстерә, җәен интернат-йорт бакчасында чәчәкләр үстерә. "Әти- әниемнең бакчасы зур иде, мин анда бар эшне эшләдем, - ди ул. -Без биш бала үстек, бар да нормаль, мин генә шундый. Бервакыт, 39 яшемдә мин "абындым", шуннан китте, китте.
Ул Картлар йортында инде өч ел яши. Ире белән күптән аерылышкан, өендә - Орскида үсеп беткән балалары: ике улы һәм бер кызы калган, оныгы да бар. Ул гел өенә кайтырга җыена, тик нидер тота.
-Мин, һичшиксез, өемә кайтачакмын, минем балаларым анда, анда тудым. Өем, туганнарым була торып, мин нигә дип монда яшәргә тиеш, - дип үз- үзен битәрли.
Бәлки ул оныгы турында уйлап та уенчыклар, пинеткалар бәйлидер, әлегә Картлар йортындагы күргәзмә яки хезмәткәрләрнең балалары өчен. Күптән түгел берсенең кызының курчагына тулы бер комплект киемнәр бәйләп биргән. Боларны ул җан рәхәте өчен эшли, ә челтәр шәлләр, яулыклар бәйләп биргән өчен бераз акча түлиләр.
-Минем хакта газетага язганнарын белсәләр, туганнарым нык гаҗәпләнерләр инде, - ди ул.
-Валентина Ивановна дини китаплар укырга да ярата. Аны Яңа Чишмә чиркәвендә дә еш күрергә мөмкин.
-Мин анда китапханәгә йөрим. Изге газап чигүчеләр турындагы китапларны укырга яратам. Бу китапларны әле күптән түгел генә үз иттем. Шәм куям да, китапны өйгә укырга алам. Әниемнең вафатына да 30 ел, тик миңа бу хәл әле кичә булган кебек кенә, әти-әни бик кадерле бит. Туган җир һәрчак туган җир булып кала. Үзең кайда гына булсаң да, гаиләң йөрәгеңдә,-дип ямансулап алды Валентина Ивановна. Бераз дәшми торгач, ул матур итеп елмайды да, сөенеп: -Минем хакта газетада язганны белгәч, Орскида минекеләр ничек шатланачаклар, - диде.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев