Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Донорлар кеше гомерен саклый

Республикадагы донорларның 70 проценты — ир-атлар, ә 30 проценты хатын-кызлар.

Ел саен Татарстанда 33 мең кеше авыруларга ярдәм итү өчен кан тапшыра. Аларның яртысы диярлек — 25-34 яшьлекләр. Бу хакта Республика кан үзәгеннән хәбәр иттеләр, дип хәбәр итә “Татар-информ”.
Ел саен 14 июньдә Бөтендөнья кан доноры көне билгеләп үтелә. Бу дата уңаеннан 8-15 июньдә #ОставайсяДонором, #ДонорБулыпКал Бөтенроссия донорлык акциясе уза. Республикада ел саен донорлар дистәләгән мең кешегә булыша.
«Татарстанда елына якынча 50 тонна донор каны компонентлары таләп ителә. Бу 30 мең кешегә медицина ярдәме күрсәтергә булыша. Ел саен Татарстанда 33 мең кеше донор булып кан тапшыра,”  — дип искәртте Республика кан үзәге белгечләр 
Донорларга дәүләт ярдәме каралган. Шул исәптән — ике өстәмә ял, социаль пакет, ташламалар, һәр ел бер тапкыр түләүләр (2020 елда әлеге сумма 14,6 мең сумны тәшкил итә) һәм башкалар.
2020 елның гыйнварына Татарстанда 12,5 мең кеше «Россиянең мактаулы доноры» һәм «СССРның мактаулы доноры» исеменә ия булганы мәгълүм.
«Әгәр донорлыкның нинди изге гамәл булуын белергә теләсәгез, мәсәлән, бер тапкыр кан тапшыру 3 кешенең гомерен сакларга ярдәм итүен әйтергә кирәк», — ди белгечләр.
Кан доноры булу мөмкинлекләре турында тулырак Республика кан үзәге сайтыннан — rckrt.ru, шулай ук Инстаграмда урнаштырылган мәгълүматлардан белеп була — rck_mz_r
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/08-06-2020/el-saen-tatarstanda-33-me-keshe-donor-bulyp-kan-tapshyra-5748409


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев