ЭЭМнең Яңа Чишмә бүлеге ветераннары «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясендә катнаштылар
Традиция буенча Яңа Чишмә районында аз керемле, күп балалы, тәрбиягә бала алган гаиләләргә һәм инвалид балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтеп, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе үткәрелә.
Бу акциядә ЭЭБнең Яңа Чишмә районы буенча башлангыч ветераннар оешмасы да катнашты. 14 августта ЭЭБ Советы рәисе Вәлиҗан Мөхсинов барлык 25 ветеран исеменнән Яңа Чишмә башлангыч мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Павел Флягинга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букча тапшырды.
Бүләк тапшырылганнан соң Павел һәм аның әнисе Наталья Анатольевна хәйриячеләргә рәхмәт әйттеләр.
«Без, ЭЭМ ветераннары, балаларга кулдан килгәнчә ярдәм итә алуыбызга шатбыз һәм аларның җәмгыятебезнең лаеклы кешеләре булып үсүләрен телибез. Чөнки балалар - безнең киләчәгебез», - дип яза редакциягә Вәлиҗан Мөхсинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев