Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Егетләрне тантаналы төстә озаталар

20 октябрьдә Яңа Чишмәдә Призывник көне кысаларында "Россия патриотларын үстерәбез" дип исемләнгән зур патриотик бәйрәм булып узды. Район белән егетләрне армия хезмәтенә озату бездә яхшы традициягә әйләнде, һәм икенче ел инде призывниклар өчен, Казаннан кунаклар чакырып, зур тантаналы бәйрәмнәр оештырыла.

Быел көзге чакырылыштагы 28 егетне тантаналы төстә озатуга ТР Дәүләт Советында "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы, ТР Дәүләт Советында законлылык һәм хокук тәртибе буенча Комитет рәисе урынбасары Р.Г. Ногманов; "Нечкәбил" матурлык, аналар һәм гаилә конкурсы җитәкчесе, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы И.П. Жуйкова; "Кырым хатын-кызлары" төбәк җәмәгать оешмасына нигез салучы Т.М. Ларионова; "Республика Татарстан" газетасы корреспонденты И.В. Мушкина һәм, әлбәттә инде, хәрбиләр: генерал-майор, РФ Оборона министрлыгының Үзәк хәрби округы инспекторы А.В. Молоствов һәм Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы А.В. Пичушкиннар килгән иде.
Булачак Ватаныбыз сакчылары кунаклар һәм район халкы белән безнең өчен тынычлык яулап алган сугышчылар - азат итүчеләр истәлегенә - хөрмәтенә куелган һәйкәл янына җыелдылар, гадәт буенча чара нәкъ менә шунда - Мәңгелек ут янында башланды.Митинг булды, бер минутлык тынлык белән искә алып, һәйкәл төбенә чәчәкләр куйдылар. Яңа Чишмә урта мәктәбе укучылары РМЙ белән берлектә Бөек Ватан сугышы турында, буыннан-буынга күчүче хәтер-хатирә турында әдәби-музыкаль композиция күрсәттеләр.
- Һәр чорның үз геройлары - каһарманнары туа. Илебезнең героик үткәненә, хәрби традицияләргә, кораллы көчләрнең данлыклы тарихына мөрәҗәгать итү - һәр гражданинның изге бурычы. Бүген Ватаныбызны саклаучыларның данлы эстафетасын алырга сезнең чират җитте, егетләр, диделәр призывникларга.
Кунакларны һәм армиягә китүче егетләрне "Ландыш" балалар бакчасында "Бүген без мәктәпкәчә яшьтә булсак - алда солдат булачакбыз" дип исемләнгән утренникка көтәләр иде. Ул балалар бакчасының 30 еллыгы хөрмәтенә оештырылган иде. Монда өч буын вәкилләре күңелле ярышларда үз көчләрен сынадылар: бакча баласы һәм призывник Павел Гульков бер үк вакытта идәннән 30 тапкыр тартылдылар, армрестлинг буенча өлкән яшьтәге генерал-майор А.В. Молоствов һәм призывник Роберт Арутюнян арасындагы ярышта яшьлек җиңде. - Башкача булуы мөмкин дә түгел, армиягә китүче егетләр көчсез була алмый, - дип билгеләп үтте хәрби.
Үзенең армия хезмәтенә яраклы булуына дәлил буларак, егетләр чакыру комиссиясенә киттеләр, ә кунаклар - Яңа Чишмә гимназиясенә "Яшь армия" иҗтимагый хәрәкәте әгъзаларының күрсәтмә чыгышына. Яңа Чишмә, Шахмай, Ленино мәктәпләре, Яңа Чишмә гимназиясе һәм Зирекле лицее "яшьармиячеләре" стройда атлау, строй командаларын һәм җыр белән марш атлауны күрсәттеләр.
Парадны Казан кунаклары кабул итте. Егетләр хәрби өйрәнүләрне һәм хәрби ыспайлыкны бик шәп итеп күрсәттеләр, дип билгеләп үтте генерал-майор А.В. Молоствов. Ул егетләргә әлеге иҗтимагый хәрәкәт әгъзаларының таныклыкларын һәм значокларын тапшырды.
Аннан соң бәйрәм РМЙ бинасында дәвам итте. Призывниклар БИҮ остаханәләренә мастер-классларга, ә әти-әниләре "Нык гаилә" федераль партия проекты кысаларында солдат әниләре утырышына конференц - залга юнәлделәр. Утырышны Татарстан Республикасында әлеге проектның координаторы булган И.П. Жуйкова һәм Р.Г. Ногмановлар үткәрде, монда Казаннан килгән башка кунаклар һәм район башлыгы В.М. Козлов та катнашты. Чәй табыны янында барган җылы әңгәмәдә заманча армиядә хезмәт итүнең төрле мәсьәләләре каралды. Казанда яшәүче хатын-кыз - армия хезмәтеннән соң хәрби карьераны сайлаган егетнең әнисе чыгыш ясады.
Бу арада РМЙ алдында "Сувенир" ВИА, авыл клублары артистларының концерты башланды, фойеда МЙ һәм авыл китапханәләре хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән "Патриотик күргәзмә" ясалган иде, икенче катта район мәктәпләре арасында "Кыр кухнясы" конкурсы үтте.
Концерт алдыннан РМЙ-ның тамаша залында запаска чыгару һәм хәрби хезмәткә чакыру турындагы приказ укылды.
Аны хәрби комиссариат бүлеге начальнигы А.В. Пичушкин җиткерде.
Әлбәттә инде, барысы да призывникларны котладылар һәм Ватанга лаеклы хезмәт итүләрен теләделәр. Бу хакта В.М. Козлов, килгән кунаклар - Р.Г. Ногманов, Т.М. Ларионова, И.П. Жуйковалар да үз чыгышларында сөйләделәр. Алар патриотлык нигезе гаиләдә салына, мәктәп тәрбиясе белән ныгытыла, районда һәм республикада үткәрелә торган хәрби-патриотик чаралар белән дәвам иттерелә, дип билгеләп үттеләр. Иртән, 20 октябрьдә 5 егет армия хезмәтенә китте. Күбесе шулай ук илебезнең төрле хәрби частьләренә таралачак, ә өчесе шефлыкка алынган "Сәмум" кораблендә хезмәт итәргә китәчәк. ТР премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев җитәкләгән республика һәм район делегациясенең җәйге сәфәре турында экранда видеоролик күрсәтелде. Әлбәттә, бәйрәмдә шушы темага кагылышлы район сәхнәсе артистлары - Любовь Коновалова, Илназ һәм Ләйсән Шәйхетдиновлар һ.б.башкаруында матур җырлар яңгырады, "Родничок" һәм "Шешминка" бию ансамбльләре башкаруында биюләр дә булы. Районыбызның "Нечкәбил" республика конкурсында төрле елларда катнашучылар квартет белән җырладылар.
Патриотик чараны оештыручыларга һәм башкаручыларга - район яшьләрен патриотик рухта тәрбияләү эшенә зур өлеш кертүчеләргә: В.М. Козловка, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.Н. Семенякка, яшьләр бүлегенә, БИҮ-гә, "Ландыш" балалар бакчасына, районның яшьләр иҗтимагый берләшмәләренә республикадан байтак кына Рәхмәт хатлары тапшырылды. Аларны "ТР Әтиләр берлеге" иҗтимагый оешмасының район бүлеге исеменнән аның рәисе Рәшит Кыямов тапшырды. Әлеге бәйрәм чарасы"Әтиләр берлеге эшчәнлеген иң яхшы оештыручы" республика конкурсында әлеге оешма тарафыннан отылган грант акчалары һәм "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлекчәсенең химая ярдәме белән оештырылган иде.
Ольга Иванова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев