Екатерина һәм Петропавел Бистәләре буйлап экскурсия
«Бистә боҗрасы» буенча фоторепортаж.
Кунакларны Екатерина Бистәсе авылындагы җимерелгән изге Екатерина храмына алып барып, Бистә тарихын сөйләделәр. Православие җырларын башкару буенча «Светелин» смотр-конкурсы булып узды, шулай ук Екатерина Бистәсе мәдәният йорты коллективы тарафыннан «Рус туеның йоласы» театральлештерелгән күренеш күрсәтелде. Туристларга төшке аш тәкъдим иттеләр, җирле пешекчеләр әзерләгән рус пироглары белән чәй табыны да әзерләнгән иде.











Николай Скоковның республикада бердәнбер Орлов токымлы юртаклар заводына экскурсия үткәрелде.
Ул үз юртаклары турында күп кенә кызыклы нәрсәләр сөйләде, ике ел дәвамында атларның Россия чабышларында беренче урыннарны алып торуларын билгеләп үтте.






Шулай ук кунаклар Советлар Союзы Герое Федор Савельевның туган авылы - Петропавел Бистәсендә җирле рәссам И.Ф. Рузановның иконалар музеенда булдылар, ул исә иске (җимерелгән) Петр һәм Павел Храмында урнашкан.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев