Реклама
Җәмгыять
Екатерина Селифонова: “Һәр иртәне елмаеп каршылыйм“
Якшәмбе, 19 августта, Әдәмсә авылында яшәүче Екатерина Сергеевна Селифонова үзенең юбилеен билгеләп үтәчәк.
Екатерина Сергеевна шул авылда туган, укыган, эшләгән, балалар үстергән һәм оныклар тәрбияләгән, авылны беркайчан да озакка ташлап китмәгән.
- Шәһәргә барып кызымда кунак булам. Анда яхшы, тик бер-ике генә көн торам да, җитте дим, өйгә кайтасым килә. Монда бит һавасы гына да ни тора! Барыннан да бигрәк авылдагы иртәне нык яратам. Һәм аны һәрчак елмаеп, дога укып каршылыйм.
Башка яшьтәшләре кебек үк, Екатерина Сергеевнага да зурлар белән беррәттән кырга эшкә китәргә туры килгән. Ә кышын – урманга утын әзерләргә, барганда арбага утырып, кайтканда җәяү, чөнки арбага утын төягәннәр. Алар урманга апасы, күрше малае Леша Селифонов һәм аның кечкенә сеңелесе белән барганнар. Ач-ялангач, чабата киеп эшләсәләр дә, ярым ач ат янында көлешеп, күңелле итеп кайтыр юлга чыкканнар. Бераз булса да җылыныр өчен ат яныннан аның белән бергә йөгереп кайтканнар. Ат белән, әлбәттә инде, күрше малае идарә иткән.
Еллар узу белән Леша колхозда механизатор булган һәм поселок урамы буйлап Екатеринаны бер генә тапкыр алып кайтмаган.
Шулай булгач, Алексейны яратыпмы, дус булгангамы, ничек кияүгә чыкканын хәзер Екатерина хәтерләми дә инде. Ләкин 90 яшь булса да, ул хәтеренә зарланмый. Исемнәрне, даталарны, төрле вакыйгаларны бик яхшы хәтерли, әйтерсең лә китаптан гына укый диярсең. Тыңлый да белә – ашыктырмый, сөйләгәндә – туктатмый, ә башын гына селки, янәсе, дөрес сөйлисең, моны мин хәтерлим, дигәндәй.
Кызы Зоя белән ире һәм әтисе нинди кеше булганын искә алалар. Ә ул балаларына һәм хатынына игътибарлы, яхшы кеше, әле тагын алдынгы механизатор да булган. Екатерина үзе дә гел колхозда эшләгән (үлчәүче, кладовщик) һәм сәүдәдә дә (6 ел сатучы булган). Хәер, гаиләдә дә төрле чаклар булган: ак полосаны башкасы алыштырган, тик алар бер-берсен һәрчак аңлап, ярдәмләшеп яшәгәннәр. Егерме ел элек Алексей Константинович вафат булган.
Селифоновлар өч бала тәрбияләп үстерәләр – Николай, Зоя һәм Валентина. Өчесе дә сау – сәламәт. Әниләрен ялгызы гына калдырмыйлар, аны кайгыртып һәм ярдәм итеп торалар. Улы Николай хатыны Татьяна белән шул авылда яши, көн саен килеп, хәлен белешәләр. Ә кызлары Яр Чаллыда яшиләр. Пенсиягә чыккач, кызлар да ешрак кайталар һәм әниләре янында озаграк булырга тырышалар. Оныклар кечерәк чагында каникул вакытында әбинең өеннән дә яхшырак урын булмаган, хәзер, балалар үскәч, сирәк кайталар. Әмма яшьләр белән аралашу – сөйләшү Катя әбекәйгә җан рәхәте бирә: авыл мәктәбе укучылары килеп, әбинең хәлен белешеп торалар, бакчадагы, йорттагы эшләрдә булышалар. Хәер, хәтта балалар ярдәме кирәкмәсә дә, әби аларны бик теләп үз өендә каршы алырга ярата.
- Ишегалды тулы бала-чага булса, ничек күңелле бит. Мин алар өчен дога кылам, бәхетле яшәсеннәр дим.
Ә Екатерина Сергеевна үзе бәхетлеме соң?
Мөгаен, бәхетледер. Үзенең яшәгән еллары өчен, язмышы очраштырган якын кешесе өчен, һәр яшәлгән көн, үзенең туганнарын күрү мөмкинлеге булган өчен, дус кызлары Зоя Антонова һәм Люся Караваева белән аралаша алганы, авылда яңадан торгызылган чиркәү турындагы сөенечле яңалык өчен ул Ходайга рәхмәтле.
- Ходай язса, бу чиркәүгә кереп дога кылырмын һәм аны торгызуда булышкан һәр кешенең исәнлегенә шәм кабызырмын, - ди өмет белән Катя әбекәй (ул үзе дә җирле чиркәүне торгызуга акча биргән).
Лариса Федорова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев