«Экология» илкүләм проекты Татарстандагы законсыз чүплек урыннарын юк итәргә ярдәм итә
Җәмгыять

«Экология» илкүләм проекты Татарстандагы законсыз чүплек урыннарын юк итәргә ярдәм итә

Бүгенге көндә Саба һәм Түбән Кама районнарында экологияне яхшырту чаралары алып барыла.

Татарстанда «Экология» илкүләм  һәм «Чиста ил» федераль проектлары ярдәмендә, Саба районында нефть калдыклары белән пычранган җирләр чистартыла.

Шәмәрдән авылы янында 12,6 мең квадрат метр мәйданда үткәрелгән бу эшләр хәзергесе вакытта төгәлләнеп килә. Территориянең 95 проценты уңдырышлы туфрак катламы белән капланган инде. Пычранган җирләрне рекультивацияләү эшләренә, проект буенча, 76,6 миллион сум акча бүленгән. Бу җирләктә яшәүче 6 мең кеше экологиянең яхшырганын сизәчәк

Шул ук ике проект нигезендә, Түбән Кама районы Прости авылы янында да законсыз чүплек җирләре рекультивацияләнә. Экологиянең чистаруы җирлектәге 240 мең кешенең яшәү шартларын яхшыртачак.

Чүплек урыны 35 мең гектарны били, киләсе елга кадәр биредә агачлар утыртылачак, якындагы елга да чистартылачак. Бөтен эшләргә 740 миллион сумга якын акча тотылачак.


Нет комментариев