“Экосервис“ның яңа хезмәте
“Экосервис“ компаниясе көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару буенча (барлык торак пунктлардан да) Яңа Чишмә территориясендә инде ел ярым эшли.
Калдыклар даими чыгарыла һәм контейнер мәйданчыклары тирәсе дә шактый чистарды.
Компаниянең чираттагы яңалыгы булып евроконтейнерларны автоматлаштырган юу һәм дезинфекцияләү системасы тора. “Экосервис“ бу эшләр өчен чүп ташучы КамАЗ а/м базасында махсус техника сатып алган.
Мондый техника Татарстанда гына түгел, ә Идел буе федераль округында да әлегә юк.
Евроконтейнерларны дезинфекцияләү чаралары белән юу һәм эшкәртү буенча мондый беренче эш үткән атна азагында Яңа Чишмәдә үткәрелгән һәм ул даими башкарылачак.
Азат Мусин фотосы.
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев