Ел башыннан Яңа Чишмә районында җан башына 10,2 литр алкоголь сатылган
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе 2023 елның гыйнвар-август айларында алкогольле продукцияне сату турында хәбәр итә
Яңа Чишмә районында алкогольле продукцияне ваклап сатуны 37 сәүдә объектында 19 оешма гамәлгә ашыра:
Яңа Чишмәдә - 10, шулардан - Татспиртпром АҖнең 1 сәүдә объекты һәм 9 коммерцияле оешма. Авыл җирлекләрендә - 27 сәүдә объекты, шулардан 13 сәүдә объекты - Татспиртпром АҖнеке, 2 сәүдә объекты - «Яр Чаллы сәүдә базасы» ҖЧҖнеке (Татпотребсоюз) һәм 12се - коммерцияле оешма сәүдә объектлары.
Агымдагы елның гыйнвар-август айларында алкогольле продукция 13,0 мең дал күләмендә сатылган (2022 елда - 11,2 мең дал), узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда үсеш - 17%. Шул исәптән: Татарстан Кулланучылар берлеге предприятиеләре тарафыннан алкогольле продукция 0,25 мең дал күләмендә сатылган (2022 елда - 0,32 мең дал), сату 20 %ка кимегән. Фирма челтәре буенча 2,5 мең дал (2022 елда - 2,0 мең дал), үсеш - 26 %; коммерция структуралары тарафыннан 10,2 мең дал сатылган (2022 елда - 8,8 мең дал), үсеш - 16%.
Читтән кертелә торган алкогольле продукциягә (һәм аракыга) килгәндә, сатуның 19 һәм 36 %ка артуы күзәтелә.
Республикада җитештерелгән алкогольле продукцияне (Татарстан аракысын да) сату 16 һәм 15%ка арткан.
Агымдагы елның гыйнвар-август айларында җан башына алкогольле продукцияне сату күләме 10,2 л тәшкил иткән (узган ел дәрәҗәсенә карата 110%).
Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүгә, әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясенең Чистай территориаль органы.
8-(84342)-5-49-85
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев