Өлкәннәр ункөнлеге һәм Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне кысаларында 2016 елның 12 октябрендә халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда элеккеге "Кичуй" колхозының элеккеге сыер савучылары очрашты.Очрашуга Зирекле авылында яшәүче 57 кеше чакырылган иде.
Музей директоры колхоз фермалары тарихы турында сөйләде. Башта фермалар авыл чишмәсе янында булган. Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан Нуруллин Нурхамәт бабай (1900 - 1992) ферма мөдире булып эшләгән. "Яңга тормыш" колхозының ("Кичуй" колхозының баштагы исеме) иң беренче сыер савучыларын - Идиятуллина Суфия Сабир кызын (1885 - 1963), Минабетдинова Мөнәвәрә әбине (1905 - 1975), бакыйлыкка күчкән 43 сыер савучыны исемнәре белән атап искә алдылар. Шулай ук бүгенгесе көндә Татарстанның төрле шәһәрләрендә һәм район авылларында - Шахмайда, Акъярда, Чаллы Башында, Ямашта яшәүче 16 сыер савучыны да искә алдылар.
1958 - 59 нчы елларда ук инде авылның көнчыгыш өлешендә яңа фермалар төзелә башлый, "Ташлы", "МСО", "Мәскәү", "Ленинград", "Сурен" сыер абзарлары, бозау абзарлары пәйда булган. Шул елларда, ягъни 70 - 80 нче елларда иртәнге сәгать 4тән төнге 10 - 11ләргә кадәр анда тормыш кайнап торган.Авылда сыер савучылар төп кешеләр булган, әмма фермада әле тагын терлек караучылар - көтүчеләр, төнге каравылчылар, кочегарлар, фураж бирүчеләр, тегермәнчеләр, ветеринария табибы, ветфельдшер, зоотехник, механик, орлыкландыручылар, лаборантлар, учетчицалар да эшләгән, аларны санап та бетерерлек түгел. Тик алар тарихка - Мидхәт Газыймовның "Яңга тормыш" - "Дуслык" - "Кичуй" колхозы тарихы" китабына кереп калган.
Ферма тормышындагы кызыклы мизгелләрне һәм очракларны сыер савучылар бик озак искә алдылар. Зирекле авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Кадрия Гатина кунакларны бәйрәм белән котлады, үзенең "Колхозчы монологы" дип аталган шигырен укыды, 30 һәм 40 елдан артык сыер савучы булып эшләгән савымчыларга бүләкләр тапшырды. Сыер савучыларның күпчелеге үз вакытында орден һәм медальләр белән бүләкләнгән, ә Мәрьям Фәхретдинова " Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе" дигән мактаулы исемгә лаек булган.
Очрашуны оештырырга һәм өстәлләр әзерләргә Шахмайдан Касыйм абый һәм Миннахар апа Төхвәтуллиннар, шулай ук кунаклар үзләре дә булышкан.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев