Реклама
Җәмгыять
Электр энергиясенең тормышыбызга йогынтысы
Кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләреннән энергетика безнең тормышка иң зур йогынты ясыйдыр, мөгаен. Кешелек электр энергиясеннән XIX гасырның 80 нче елларыннан бирле файдалана.
Сезгә “Газ, су һәм электрны өзсәң, кеше яңадан борынгы чорга әйләнеп кайтачак” дигән гыйбарәне ишетергә туры килгәндер, мөгаен. Без электр энергиясен кулланмыйча бер генә көн дә яши алмыйбыз һәм аңа ихтыяҗ да көн саен арта бара.
Бөтен йортта электр өзелгәндә, аптырап калган кешеләр: «Электрны өзделәр", - димиләр, “Утны өзделәр”, - диләр. Нигә? Чөнки безнең йортлардагы яктылык турыдан-туры электрга, көндәлек көнкүреш приборларына бәйле. Электрның булмавы мәдәни дәрәҗәдә дә чагылыш табачак: телевизор, компьютер һ.б. - электр тогы булмаганда тирә-юньдәгеләр белән аралашу чаралары беркая дә яраксыз әйбергә әйләнәчәк.
Кыскасы, электр - безнең зур дустыбыз!
Электрның куркынычлыгы
Тик ул безнең дошманга да әверелергә мөмкин. Ике үткәргечне тоташтыру да җитә, шунда ук тискәре нәтиҗәләргә китерүче кыска ялганыш булачак. Әйе, электр техникасын мөстәкыйль рәвештә тоташтырырга һәм хәтта үз йортыңда үткәргеч тә салырга була, ләкин үз сәламәтлегеңне һәм тормышыңны куркыныч астына куярга кирәкме? Кешенең электр тогының куркынычлыгы турында кисәтүче махсус сизү органнары юк бит. Моннан тыш, безнең барыбызның да мондый эшләрне башкару өчен җитәрлек белем һәм күнекмәләр дә юк.
Шуңа күрә электр травмалары, милекне бозу һәм янгыннарны булдырмау өчен квалификацияле профессионалларга мөрәҗәгать итү яхшырак.
Халык "традициясе”
Шулай килеп чыкты ки, электр энергиясен урлау күренеше халык “традицияләре” характеры алды. Электр энергиясен урлау өчен бик күп ысуллар уйлап чыгарылган, аларны файдаланудан вак кулланучылар да, эре кулланучылар да чирканмый. Кайвакыт бу районнарны, авылларны, заводларны, хуҗалыкларны электр белән тәэмин итүне бозуга китерә. Шулай да була ки, рөхсәт ителмәгән тоташтырулар булганда яки электр хуҗалыгы объектларын урлаганда кешеләр үлә.
Кадерле кулланучылар, электр челтәрләренә зыян китерә торган нинди дә булса гамәлләр кылмаска чакырабыз: демонтаж, караклык, хулиганлык максаты белән кылынган гамәлләр. Шуны истә тотыгыз, гамәлдәге закон нигезендә электр энергиясен рөхсәтсез тоташтыру яки килешү төземичә генә куллану аны урлау булып санала һәм җинаять җаваплылыгына китерә.
Технологик тоташтыру
Үз объектларын тиз арада электр челтәрләренә тоташтырырга теләгән Яңа Чишмә районы халкына ВЩУ ны монтажлауга типлаштырылган техник таләпләр алу да җитүен хәбәр итәбез. Аннары таләпләргә туры китереп ВЩУ ны урнаштырырга һәм технологик тоташуга гариза бирергә. Яңа электр тапшыру линиясе төзү кирәк булмаган очракта, сез 10 эш көне эчендә технологик тоташтыру турында документлар ала аласыз һәм Сезнең объект электр челтәрләренә тоташтырылачак.
Контактлар
Электр белән тәэмин итүдә һәм бәхетсезлек очраклары булмасын өчен, законсыз тоташтырулар, исәпкә алу приборларының төзек булмавы, пломбаларның булмавы яки өзелүе ачыкланган очракта, консультация алу өчен тәүлек буе бушлай эшли торган: 8800-2000-878 номеры буенча яки www.gridcom-rt.ru веб-сайтына шулай ук Яңа Чишмә авылы, Парк урамы, 15 нче йорт адресы буенча урнашкан кулланучылар белән эшләү пунктына (эш режимы иртәнге сәгать 8 дән 13.00 га кадәр) мөрәҗәгать итәргә була.
Венера Деревяшкина,
“Яңа Чишмә РЭЧ” ГРУ инженеры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев