Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Елена Николаева: “Мин яшем турында уйламыйм...“

Кагыйдә буларак, 90 яшькә җиткән кешеләр озын гомерлеләр дип санала. Бу яшьтә үз-үзеңне йөртү кыенлаша, сүзләр запасы да ярлылана. Мөгаен шулайдыр, тик бүгенге юбилярыбыз - Елена Петровна Николаевага боларның берсе дә кагылмый.

Бүген, 12 майда, аңа 90 яшь тулды. Юбилее алдыннан без анда кунакта булдык. Елена Петровна безне яңа өенең йортында каршы алды, йөрешләре дә ярыйсы гына. Безне бакчасына алып чыкты, оныкларының олыраклары аның кул астында бакчада эшли икән. Үзе дә тик тормый: коелган иске яфракларны җыештыра, түтәлләр ясый - аларны яшелчәләр чәчү өчен әзерли.
- Кыш буе телевизор каршында утырып туйдырды, - ди Елена Петровна, - хәрәкәтләнәсе, саф һава сулыйсы килә. Өйдә утырып тора алмыйм. Сугыш ветеранының тол калган хатынының өе дә бик зур, тик буш: дүрт балалары: Лидия, Вячеслав, Евгений, Валерий үз гаиләләре, үз тормышлары белән үз йортларында - фатирларында яшиләр, оныклары да тормышлы, үз тораклары бар.
- Бер ел элек кенә янәшәмдә улым Владимир яши иде, кинәт үлем алып китте, әлегәчә килешә алмыйм. Тик кайгырып кына утырып булмый, минем 10 оныгым һәм 11 оныкчыгым бар бит, - ди Елена Степановна.
Һичшиксез, бу күпьеллык акыл хезмәте белән булдырылган: Елена Петровна 30 ел "Сельхозхимия"дә бухгалтер булып эшләгән һәм аның элеккеге хезмәткәрләре әйтүенчә, ул җаваплы, пунктуаль һәм хәтта вакчыл хезмәткәр булган.
- Әлбәттә, - дип килешә Елена Петровна, - бухгалтер эшендә вакчыл булмый мөмкин түгел, һәм һәркайсын керемгә язып куярга кирәк, шулай итмәсәң - төрмә.
Елена (кыз чагында Иванова) Яңа Чишмә мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган. Аның портреты озак еллар "Безнең мәктәпнең горурлыгы" дип аталган стендта эленеп торган. Тыныч, тыйнак кына кыз. 90 яшендә дә ул нәкъ шундый булып калган: үзенең мәктәптә һәм хезмәттә алган бүләкләре турында бер сүз әйтмәде, без бу хакта очраклы гына белдек. Аның каравы ире Александр Иванович Николаев турында күп сөйләде. Ул Сталинградны саклауда катнашкан һәм яраланган. Шушы яралары белән ул 50 елга якын МТС та эшләгән. Бергә биш бала тәрбияләп үстергәннәр. 1991 елда ул үлгән һәм хөрмәт күрсәтелеп җирләнгән. Ул Николаевлар гаиләсендәге барлык балалар, оныклар һәм оныкчыкларның горурлыгы булып тора.
Район, авыл җирлеге, социаль хезмәт җитәкчеләре, иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары вәкилләре Елена Петровнаны юбилее белән котлаганнар. Елена (Иванова) Николаеваны яшь гимназиячеләр дә чәчәк бәйләмнәре белән котладылар.
Лариса Федорова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев